Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Дәвалап булмый, әмма ярдәм итеп була

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, өлкән яшьтәгеләрнең дүрттән өчендә күпмедер күләмдә деменция билгеләре бар.

Дөрес терапия зиһенле гомерне озайта

  • Деменциядә иң хәвефлесе — авыруга дучар булучы аның башланганын аңламый һәм табибларга күренми. Туганнары да моңа артык игътибар бирмәскә мөмкин, чөнки күпләр өлкән яшьтәге әби-бабайларның хәтере югалуын, зиһене чуала башлавын, аларның вакыты-вакыты белән үзләрен сәер тотуын гадәти күренеш кебек кабул итәргә күнеккән. Янәсе, картлык галәмәте инде бу. Әмма деменция белән килешеп яшәү, аны кисәтү, дәвалау өчен бернинди чара күрмәү дөрес түгел.
  • Бүгенге көндә әлеге авыруга дучар булучыларның һәм аларның якыннарының да тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп ысуллар бар. 

— Деменция авыруының беренчел билгеләре нинди? Табибка мөрәҗәгать итәргә вакыт җиткәнен ничек аңларга?

  • Өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесендә танып-белү функцияләре бозылуы күзәтелә, нәтиҗәдә хәтер, игътибар, акыл эшчәнлеге зыян күрә. Бу гадәти картлык билгеләре дә, шулай ук дәвалануга мохтаҗ булган авыру чагылышы да булырга мөмкин. Әгәр якын кешегез билгеле артистларның фамилияләрен онытып, сездән сорый икән, бу картаюга бәйле үзгәрешләр генә. Ә менә кичә булган хәлне исенә төшерә алмый интексә, яңа мәгълүматны авыр кабул итсә, ориентлашуы авырлашса яки көндәлек гамәлләрне (мәсәлән, кер юу машинасын кабызу, телефон белән куллану һ. б.) эшли алмый башласа, бу инде хәвефле билге. Туганыңда деменцияне күрү өчен аерым күнекмәләр кирәкми. Иң мөһиме игътибарлы булу зарур, үзгәрешләрне картлык галәмәте дип кенә кабул итү ярамый. Кызганыч, пациентлар табибка 3-5 елга соңарып мөрәҗәгать итә. Еш кына тәҗрибәдә шундый очрак була: туганнары кабул итүгә карт әбиен яки бабаен алып килә. Алар аның күп нәрсәне оныта башлавы, бу хәлнең инде берничә ел дәвам итүе турында сөйли. Тик беренче билгеләр сизелә башлагач та табибка мөрәҗәгать итмәү сәбәпле авыру инде катлауланган чорга кергән була. Бу деменцияне дәвалап булмый дип уйлаган заманнардан бирле килгән гадәт. Әлеге хәлне үзгәртү зарур, моның өчен халык арасында аңлату эше алып бару, грамоталылыкны үстерү кирәк. Сәламәтлек саклау өлкәсе нык алга китте, табиблар хәзер күп авыруларны уңышлы дәвалый.

— Авыруның нинди төрләре бар?

  • 80% очрак Альцгеймер чиренә туры килә. Ул 60-65 яшьләрдә башлана һәм нерв күзәнәкләре үлеменә китерә. Бу башлыча хәтернең бетә башлавында чагылыш таба. Аңа башка проблемалар да өстәлә. Авыруның 10-15 елга сузылуы ихтимал. Башлангыч чорда тиешле тәрбия һәм дәвалау ярдәмендә хәлне инвалидлыкка җиткермәскә мөмкин.
  • Альцгеймер күпчелектә хатыннарда күзәтелсә, кан тамырлары деменциясе ир-атларда ешрак очрый. Ул гипертония, аритмия яки диабет белән авыручыларны күбрәк зарарлый. Тромбоз, атеросклероз нәтиҗәсендә баш миендә вак тишекләр ясала.
  • Чираттагы төркем — маңгай-чигә деменциясе (элек ул Пик авыру дип тә аталган). Монда Альцгеймер очрагындагы кебек үк нерв күзәнәкләре үлүе күзәтелә, әмма аңардан аермалы буларак баш миенең икенче урыннары зарарлана. Гадәттә 50 яшьләрдән соң очрый. Аңа күбрәк хәтер начараюы түгел, ә шәхестәге үзгәрешләр хас. Авыру сүлпәнгә яки киресенчә артык ярсуга әйләнә, аның үз-үзен тотышында бозылулар сизелә.
  • Леви тәнчекләре белән деменция. Бу төрдәге авыру паркинсонизм (кул-аякларның ихтыярсыздан калтырануы, мускуллар киеренкелеге) белән берлектә барлыкка килә. Аның үзенчәлеге — кеше бер мизгелдә адекват булса, берничә минуттан инде ул бөтенләй икенче төрлегә әйләнеп, хәле начараерга мөмкин. Авыру еш кына алмашыну, саташулар белән катлаулана.

— Деменцияне китереп чагаручы сәбәпләр?

  • Югары кан басымы; артык тазалык; шикәр авыруы; саңгыраулану; баш сөяге травмалары; депрессия; тәмәке тарту; спиртлы эчемлекләр куллану; аз хәрәкәтләнү; кешеләр белән аз аралашу; гыйлемсезлек. Шушы сәбәпләрне бетерсәң, авырып китү мөмкинлеге 40 процентка кими.

— Авыруны тулысынча дәвалау мөмкинме?

  • Кызганычка каршы, күпчелек вакытта деменциягә дучар булучылар янәдән элеккеге торышына кайта алмый. Бик сирәк очракларда гына, мәсәлән В12 витамины җитешмәгәндә деменцияне туктатып була.

— Ә дәвалау ничек ярдәм итә?

  • Башлангыч вакытында үткәрелгән терапия зиһенле гомерне озайтачак, авыруның тормыш сыйфатын яхшыртырга булышачак. Дәвалау хәтердәге үзгәрешләргә бәйле алмашыну, агрессивлык, йокы бозылу, кәефсезләнү кебек билгеләрнең тискәре чагылышын киметә.

— Гаиләдә мондый авыру булганда үзеңне ничек дөрес тотарга?

  • Иң мөһиме аның белән уңай мөнәсәбәтләрне көйләү зарур. Билгеле бер этапта деменцияле кеше тыңлаусызга әверелә. Мондый вакытта беренче чиратта тынычлыкны саклау, тавышны күтәрмәү мөһим. Басым ясау да начар тәэсир итә. Авыруны беразга тынычлыкта калдырып тору яхшы, соңыннан йомшак кына итеп тагын сөйләшүне дәвам итәргә була.

— Кайчагында якын кешең юри көйсезләнә, нәрсәнедер оныткан булып кылана кебек тоела…

  • Шуны аңлау кирәк: бу авыруда аның гаебе юк. Әлеге гади генә нәрсәне бөтен кеше дә аңлап бетерми. Деменциягә дучар булучы хәтере югалуына, үз-үзен тотышындагы үзгәрешләргә гаепле түгел.

— Өлкән яшьтәге туганыңда авыру билгеләрен күрсәң, нишләргә?

  • Башта аның белән утырып сөйләшү, җайлап кына табибка барырга күндерү зарур. Моннан соң гериатр, невролог яки терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Авыруны кисәтү һәм булдырмау чаралары?

  • Теләсә кайсы яшьтә дә күбрәк уку, кроссвордлар чишү, яңа һөнәрләр өйрәнү, физик активлык, йөзү яки саф һавада йөрү, бакчада эшләү, дөрес туклану (рационда диңгез продуктлары, яшелчә-җимешләр, чикләвек, яшел чәй булса яхшы, шикәр, варенье кебек баллы продуктлар, майлы ит һәм камыр ризыкларын азрак куллану), кан басымын, шикәр дәрәҗәсен күзәтүдә тоту, аралашу мохитен киңәйтү, хаклы ялга соңрак чыгу, йокы режимын саклау, һәрвакыт тыныч булу, күбрәк яхшы тәэссоратлар алу кирәк.

Элегрәк җәмгыятьтә бу авыру турында сөйләргә яратмаганнар. Чөнки аны күбрәк яшькә бәйле табигый үзгәрешләргә сылтап калдырганнар. Югары технологияләр исә әлеге авыр теманы да фикер алышу мәйданчыкларына чыгара башлады, интернет челтәрләрендә төрле форумнарда кешеләр үз тарихлары белән бүлешә, киңәшләшә, теләктәшлек эзли. Бу тарихларда авыруның тискәре чагылышлары, аның нинди нәтиҗәләргә китерүе чынбарлыгында тасвирлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев