Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Файдаланмаган путевканың хакын кайтарып буламы?

Әлеге сорау белән безгә хат килеп ирешкәч без «Актаныш-информ»ның рәсми «Телеграм», «ВК» порталларындагы каналларында сораштыру оештырган идек. Респондентларыбызның җаваплары төрле булды. Без бу сорауга ачыклык кертеп, әлеге очрак нигезендә кулланучы хокукларын язып чыгабыз.

Дөнья хәлен белеп булмый, җәмәгать. Андый очраклар сирәк булса да, очрап тора. Чөнки беркем дә чирдән, көтмәгәндә килеп чыгып, ашыгыч хәл итүне таләп иткән проблемалардан гарантияләнмәгән. Тормышта шушыңа охшаш хәлләр булып тора. Моның өчен туристик продуктны тормышка ашыру шартларының үзгәрүе нигез булып тора. Мәсәлән: килешүдә күрсәтелгән сәяхәт шартларының начарлануы; транспорт тарифларының көтелмәгән үсеше; туристтан тормаган сәбәпләр аркасында сәяхәткә бара алмау (авыру, виза ала алмау һ.б.). Әлбәттә инде, сезнең әлеге көтелмәгән хәлләрне документлата дәлилләргә кирәк булачак.

Андый очракларда Роспотребнадзор белән элемтәгә керү кирәк булачак сезгә. Әлбәттә, бу низаг килеп туган вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев