Гемоглобинны күтәрү өчен шашлык, чикләвек һәм фейхоа аша

Аның башка органнарга да тәэсире нык булуын онытмаска кирәк. Кайчагында без үзебез дә сәбәпләрен белмичә, авырганыбызны сизмичә яшәргә мөмкин. Мисал өчен, гемоглобин түбән булганда.
Норма нинди булырга тиеш?
Йөзнең һәм тән төсенең артык ак булуы, баш әйләнү, кан басымының түбәнәюе – гемоглобинның нормада булмау билгеләре. Шулай ук аппетит начараю, һәрвакыт йокы килү, арыганлык хисе, колакта шау, аяк-кулларның еш кына салкын булуы, вирусларга тиз һәм еш бирешүчәнлек тә гемоглобинны тикшертергә кирәк дигән ишарә.
Нормадагы гемоглобин нинди булырга тиеш соң? Кан анализлары тапшырганнан соң гемоглобинның билгесе HBG – гемоглобин дип күрсәтелә.
Ир-атлар өчен норма буенча ул 130-140 г/л, хатын-кызларда 120-130 г/л булуы шарт. Авырлы һәм күкрәк сөте имезүче аналар өчен нормаль гемоглобин 120-140 г/л булып санала. Балаларның исә ничә яшьлек булуларына бәйле рәвештә, гемоглобин үзгәрергә сәләтле. Мисал өчен, 1-3 көнлек балада ул 145-225 г/л булса, 1-2 яшьлекләрдә 105-145 г/л, ә 13-15 яшьлекләрдә 115-155 г/л нормаль санала.
Билгеле инде, бер сәбәпсез генә сәламәтлек начарланмый һәм гемоглобин азаюның да асылын тирәнтенрәк өйрәнергә кирәк. Азык-төлек белән организмга тимер аз кергән очракта шундый кыенлыклар тууы ихтимал. Операцияләр кичерү, бала табу вакытында күп кан югалту да моңа сәбәпче булырга мөмкин.
Кайберәүләр, аеруча да хатын-кызлар, аз ашарга тырыша, яки ябыгам дип, бөтенләй дә юньләп тукланмый. Гемоглобин нормада булсын өчен организмда В12 витаминының тиешле дәрәҗәдә булуы шарт. Ул азрак икән, гемоглобин да түбәнәя дигән сүз. Ә аның азаюы исә кан авыруына китерергә мөмкин, шуңа да кичекмәстән гематологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай ук эчәклекләрнең тимерне үзләштерү сәләте кимегән булуы да бар. Гемоглобинның башка органнарга да тәэсире нык булуын онытмаска кирәк. Ул безнең баш мие, нерв системасы, иммун системага бәйле. Гемоглобин түбән булганда, кеше организмындә әгъзаларның тукымалары кислород җитмәүдән интегә башлый, чөнки гемоглобинның төп функциясе – әлеге тукымаларны кислород белән тәэмин итү. Гастрит, дисбактериоз кебек авырулар вакытында эчәклекләр витаминнарны һәм тимерне начар үзләштерә, әмма бу авыруларны да дәвалап була.
Ничек күтәрәбез?
Гемоглобинны күтәрүнең иң нәтиҗәле ысулы – ул ит ашау. Тик итне духовкада кыздырып яки шашлык ясап ашарга кирәк. Ягъни, ит парда яки суда озак итеп пешерелмәгән булуы шарт. Чөнки бу очракта иттәге тимер таркалып бетә. Иттә, безнең организмга керә торган тимернең 30%ы бар.
Терлек бавыры да гемоглобинны күтәрергә сәләтле. Аны кишер һәм суган белән пешереп, менә дигән паштет ясарга була. Шулай ук малның теле дә канда гемоглобинны күтәрәчәк. Аны көнгә 50 грамм чамасы ашау да җитә.
Иммунитетны һәм гемоглобинны күтәрү өчен түбәндәге катнашманы әзерләргә мөмкин. Аның өчен әстерхан чикләвеге, киптерелгән җиләк-җимеш (200 гр чамасы йөзем, күрәгә, кара җимеш), бал һәм 1 лимонны кабыгы белән бергә иттарткычтан чыгарып, бал белән болгатырга һәм көнгә 1 аш кашыгы эчәргә була.
Рационга цитруслар кертү дә гемоглобинны күтәрә. Өстәвенә ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә. С витаминының лимон, әфлисун, гранат, киви, грейпфрут, бакча җиләгендә күп икәне дә барыбызга да диярлек мәгълүм. Шуңа да әлеге җиләк-җимешләрнең согын эчү, шулай ук, кишер, кызыл чөгендер, мүк җиләге соклары да сезгә бу очракта ярдәмгә киләчәк. Кишер белән кызыл чөгендерне болай да ашау файдалы, организмга тимернең 5 процентлы әлеге продуктлар аша керә. Хөрмә, фейхоа, слива, карлыган, кура җиләге – болар барысы да тимергә бай ризыклар.
Чыганак: Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.43400
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.31000
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?64400
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.65000
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..56500
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?43800
-
12 май 2022 - 14:20Здоровый расчет по налогам- это единый налоговый счет Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.38500
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре! 12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.48200
-
12 май 2022 - 08:47Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамлады Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.26600
-
12 май 2022 - 07:49Сез безнең беләнме? Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.27500
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
19 май 2022 - 12:32Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавыХөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.3900
-
19 май 2022 - 12:05Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан матбугаты көне уңаеннан "Актаныш-информ" коллективы белән очраштыБүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан матбугаты көне уңаеннан "Актаныш-информ" коллективы белән очрашты.9000
-
19 май 2022 - 09:36Кулланучы әлифбасы: үсентеләрне сатып алганда бакчачыларга нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?Язгы эшләр вакытында бакча һәм бакча яны участокларында параллель рәвештә үсентеләрне һәм җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар үсентеләрен сатып алу, аларны утырту эшләре бара.6800
-
19 май 2022 - 09:33АО «Транснефть – Прикамье» подготовило флот к навигацииАО «Транснефть - Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.5300
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла48000
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.55700
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.77000
-
16 май 2022 - 14:3540-летний местный житель Актанышского района осуждён к исправительным работам за неуплату средств на содержание несовершеннолетних детей Прокуратура Актанышского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении 40 летнего жителя Актанышского района. Он признан виновным в совершении преступления, предусмотренного ст.157 ч.1 УК РФ (неуплата родителем без уважительной причин в нарушение решения суда средств на содержание несовершеннолетних детей, если это деяние совершено неоднократно)47200
-
16 май 2022 - 11:26Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр.53600
-
16 май 2022 - 10:51Йолдызлар ни сөйли: 16–22 майга гороскоп Йолдызнамә: 9 – 15 ноябрь Кучкар (21.03 – 20.04) Бик урынлы һәм оста итеп әйткән тәнкыйть сүзләрегез берәүләрне уйга салыр, икенчеләрнең ачуын чыгарыр. Эштәге киеренкелекнең берникадәр кимүе өй, ял һәм күңелгә ятышлы башка әйберләр турында уйлый башлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә әйбәт хәбәр ишетелер.52501
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?64400
-
14 май 2022 - 21:07ЯЗ БЕЛӘН ҖӘЙ ҮБЕШКӘН МӘЛ:Халкыбыз сынамышлары Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак искә алына. Сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән, күз салыйк әле? Ә сез сынамышларга ышанасызмы?68100
-
14 май 2022 - 20:30ОЛЫ ЮГАЛТУ: Ренат Ибрагимов вафат Бүген танылган җырчы, РСФСРның Халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүдә 75 нче яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәгълүматны Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана раслаган, үлем 19:01 сәгатьтә булган.79700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика