Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Җимеш куаклары кышка әзерләнә

Аларның артык ботакларын кисәргә онытмагыз.

Быел көз үзенчәлекле булмакчы. Һава температурасы да тотрыклы түгел. Бакчаларда агач-куаклар “җәйге күлмәк”ләрен акрынлап сала башлады. Димәк, аларга кышка әзерләнергә бакчачыларның да ярдәм итү вакыты җитте. Агач төпләрен органика белән җиңелчә туендырып, төпләрен йомшарткач, вак җимеш куакларына тотыныгыз.

Җимеш куаклары кышка әзерләнә
Яфраклары коелып беткәч, мәсәлән, октябрь ахырына кадәр карлыган һәм крыжовник куакларының ботакларын кисәргә онытмагыз.
Кара карлыганның, гадәттә, куак эчендә төптән үсеп чыккан “хәлсез” ботакларын кисәләр. Аларның куакланып китүенә юл куярга ярамый. Һәр ел саен ныклы үсеш алган 3-4 яшь ботак, үсенте калдыру җитә. Шул ук вакытта уңыш бирүче көчле сабакларга зыян китерүдән сак булыгыз. Карлыганның яхшы уңыш бирү вакыты 7-8 елдан артмый. Алты елдан соң куак яшәртүне таләп итә. Һәр ел саен картайган 3-4 ботак җибәреп үскәннәрен кисеп алырга кирәк. Әлбәттә, аларны җир өсте белән тигезләп кисәләр.
Кызыл һәм ак карлыган ботакларын кисү тәртибе бер үк төрле диярлек. Яшь үсентеләрдә ел саен 1-2 бәбәк калдырырга киңәш ителә. Артыгы кирәкми. Әгәр куакны бәйләм рәвешендә үстерергә телисез икән, ел саен аның өчтән бер өлешен үзегез теләгән формага китереп кисеп алалар. Куакның гөлләмә рәвешендә формалашкан ботакларында уңыш яхшырак була. Кара карлыганның картайган ботаклары төрле яшьтәге 20-25 үрентедән тора, ә кызыл һәм ак карлыганның зур ботакларындагы үрентеләр 15тән артмаска тиеш.
Крыжовникны яшәртәсегез килсә, куакта иң көчле 2-3 сабакны гына калдырырга кирәк. Аларның очларын бераз гына кисеп алыгыз, чөнки язга ботак, очлары туңып эрегәннән соң, төрле чир чыганагына әверелүе ихтимал.
Крыжовникның да 5-7 яшьтән арткан ботакларын кисеп алырга киңәш ителә. Кискәннән соң ботаклар үскәндә бер-берсенә комачауламаска тиеш. Шулай иткәндә, уңышны җыярга да уңайлырак булыр. Куактан җиргә бөгелгәннәрен дә кисеп алу яхшырак. Ул башка яшь үрентеләргә күтәрелергә комачаулый. Яшь үрентенең дә өчтән бер өлешен кисеп алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев