Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Иммунитетны күтәрүче сөт

Иммунитетны күтәрүче рецепт тәкъдим итәбез

"Алтын сөт" – ул куркума кушылган сөт. Бу эчемлек иммунитетны күтәрә, ашкайнату процессын яхшырта, канны чистарта, буыннар авыртканда ярдәм итә, йөрәк авыруларын кисәтә, матдәләр алмашын җайга сала һәм нерв системасын ныгыта.

Сөткә кушар өчен башта куркумадан паста әзерлибез. 2 аш кашыгы куркуманы 1 стакан суга салып, бик яхшылап болгатабыз. Әзер катнашманы сүрән генә утка куеп, болгата-болгата 7-10 минут дәвамында, бераз куерганчы кайнатырга кирәк. Әлеге катнашманы, суытканнан соң, пыяла савытка салып, өстен әйбәтләп каплап 1 ай тирәсе суыткычта сакларга була.

Реклама

Әлеге файдалы эчемлекне әзерләү өчен 1 чәй кашыгы пастаны 1 стакан җылы сөткә салып болгатабыз да, тәменә карап бераз бал кушабыз. Көнгә 2 стакан "алтын" сөт эчәргә киңәш ителә. Дәвалану курсы - бер ай яки ай ярым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев