Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Иммунитет – кеше организмын микроб лардан һәм вируслардан саклаучы катлаулы структура. Ул тотрыклы түгел, төшәргә һәм күтәрелергә мөмкин. Яшәү рәвешенең начараюы, салкын климат һәм башка күп кенә факторлар иммунитетны төшерә ала.

 

Иммунитетны күтәрүче чаралар, авырулар белән проблемаларны хәл итү, шул рәвешле организмны ныгыту максатын куя. Мондый ярдәм кирәк булган очраклар:

  • даими салкын тию;
  • тән температурасының еш күтәрелүе;
  • йокысызлык;
  • баш авырту; даими аручанлык һәм апатия;
  • тиредә тимгел.

ИММУНИТЕТНЫ ӨЙ ШАРТЛАРЫНДА КҮТӘРҮНЕҢ БЕРНИЧӘ ЫСУЛЫ:

Гөлҗимешле компот. Үсемлекнең җимешләрен кайнаган суга салып, 30- 40 минут пешерергә. Мондый эчемлек кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, салкын тиюгә каршы торыр га булыша, кандагы холестеринны киметә. Гөлҗимешне чәйгә дә салырга яки термоста пешерергә дә мөмкин (0,5 л кайнатмага 4 аш кашыгы). Эчемлек кешенең иммунитетын яхшырта.

Сырганак мае. Тәүлегенә 2 чәй кашыгы кабул итәргә кирәк. Җиләкнең файдалы үзлекләре: яшәртә, кан тамырларын ныгыта, тромблар барлыкка килү куркынычын киметә. Сырганакны кайнатма рәвешендә дә кулланалар. Ул ОРВИ профилактикасы өчен нәтиҗәле чара.

Витаминлы кайнатма. Бер стакан чикләвек, 3 алма (яшел), 0,5 кг мүк җиләге һәм 0,5 кг шикәр. Бөтен катнашмага 1/2 стакан су агызып, кайнатып чыгарырга. Салкын тиюне дәвалый, организмны ныгыта.

ИММУНИТЕТНЫ ТҮБӘНДӘГЕЛӘР БЕЛӘН ДӘ ЯХШЫРТЫРГА БУЛА

Витаминнарга бай табигый продуктлардан ясалган салат: кишерне (1 данә) уарга, аңа шикәр комы һәм вак итеп туралган караҗимеш, алма һәм күрәгә өстәргә. Сыек бал кушып болгатырга. 24 сәгатькә суыткычка куярга. Десерт буларак кулланып була.

0,5 кг мүк җиләге һәм төшеннән чистартылган 1 лимонны иттарткыч яки блендер аша үткәрергә. Балны тәме буенча өстәргә. Чәй эчкәндә 1-2аш кашыгы кулланырга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев