Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Иннек һәм крем: саклау вакыты

Гадәттә, без – хатын-кызлар ниндидер крем банкасы ачсак, беткәнче, шуны сөртәбез. Әмма аларның һәркайсының саклау вакыты бар.

                        Ул тюбик яки банкада күрсәтелә. Кремны ачуга ук, саклау вакыты кими башлый. Аны ачык килеш күпме саклап булуын тышында капкачы ачылган банка рәвешендәге билгесеннән күрергә мөмкин. Кояшта торганда, яраклылык вакыты тагын да тизрәк чыгачак.

                        Бу кагыйдә башка косметика әйберләренә дә кагыла. Әйтик, ачылган тушьны 2 айдан күбрәк саклап булмый. Шушы вакыттан соң ул кибә, төерләнә. Иннек тә шулай: ике айдан соң иреннәргә начар сылана башлый, исе үзгәрә. Ә менә иннектәге су тамчыларыннан шикләнергә кирәкми. Бу аның кимчелеге түгел, ә, киресенчә, өстенлеге булып тора. Гадәттә балавыздан эшләнгән сыйфатлы иннек тамчылана.

Реклама

                        Коры косметика («румяна», сөрмә, кершән) алай тиз бозылмый. Алар пумалага йокмый башласа, аның өске катламын алырга кирәк. Иң гади ысулы – скотч ябыштырасың да,  куптарасың.  Бизәнү әйбере шундук элекке хәленә кайтачак.

         Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев