Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Җир грушагыз бармы- грипптан саклый һәм иммунитетны күтәрә торган үсемлек ул

Топинамбурны, икенче төрле, җир грушасы яки мәңгелек бәрәңге дип атыйлар, чөнки ул бер урында 30 ел үсә ала.

Уңышны да бәрәңгегә караганда күбрәк бирә.
Топинамбурда организмда глюкозаны үзләштерергә ярдәм итә торган инулин бар. Шуңа да ул шикәр диабетыннан һәм ашказаны асты бизе авыруларыннан интегүчеләр өчен файдалы. Ул шулай ук иммунитетны күтәрергә сәләтле. Аны һәрдаим ашаган кеше грипп белән авырмаска да мөмкин.

Шикәр авыруы вакытында көненә дүрт-биш җир грушасы ашарга кирәк. Аны чи килеш тә, пешереп тә ашарга мөмкин.

Борынга томау төшкәндә, топинамбур согын тамызыгыз.

Реклама
Топинамбурдан запеканка

500 гр топинамбур, 100 гр каймак, 100 гр сыр, 1 бәйләм петрушка

Топинамбурны чистартып пешерәбез дә телемләп турыйбыз. Майлы табага тезеп, өстенә угычтан уылган сыр һәм ваклап туралган петрушка сибәбез һәм каймак агызабыз. Газ мичендә 10-15 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев