Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Иртәнге ашыгыз тәмле булсын: Ботка пешерәбез

Ботка- әкиятләрдә иң күп телгә алынган азыкларның берсе. Димәк, аны халыкта элек-электән яратканнар, гаилә өчен генә пешермичә, хәтта туй кунакларына да әзерләгәннәр. Ботканы солы, борай, тары, карабодай, дөге, манный ярмаларыннан әзерлиләр. Ул чагыштырмача тиз һәм җиңел әзерләнә. Ботка өчен майның әһәмиятен күрсәтеп, «майсыз ботка авыз ерта» диләр.

Ботка пешергәнчә су белән сөтне бермә-бер алалар, яисә сөткә генә пешерәләр.
Боткалар төрле: сыек, уртача куелыкта һәм таралып пешкән булырга мөмкин.
Гарнир өчен пешергән ботка таралып торырга тиеш. Шунысы да бар: солы, борай, бодай, тары ярмаларын башта суда пешереп алалар, аннары, артык суьн түгеп, сөт өстиләр. Шулай эшләгәндә ботка таралып тора, чиста була.
Сыек ботканы гадәттә балалар өчен пешерәләр.


Сыек солы боткасы.

Солы ярмасын кайнап торган суга салып, аз гына бүрттергәч, кайнаган сөт, тоз, шикәр комы салып болгаталар. Ул куера башлый, аннары өстен томалап, пешереп җиткерәләр.
100 г ярмага: 100 г су, 250-270 г сөт, 30 г шикәр комы, тоз - кирәгенчә.
Уртача куелыктагы тары боткасы. Юган ярманы кайнап торган суда тиз генә бүрттереп алалар. Артык суын түккәч, кайнаган сөт, шикәр комы, тоз өстәп пешерәләр. Пешеп җитәрәк өстен каплап, өлгертәләр.
100 г ярма, 100 г су, 220 г сөт, 20 г шикәр комы, тоз - кирәгенчә.


Таралып торган карабодай боткасы.

Карабодай ярмасын гадәттә юмыйлар дигән идек. Юган очракта аны калайга яки табага җәеп, кызу духовкада көйдермичә генә кыздырып алалар. Аерым савытта тозлы су кайнатып, кыздырган ярманы салып җибәрәләр дә болгата-болгата пешерәләр. Өстенә чыккан чүбен җыя баралар. Болгатканда сыек май да салырга мөмкин.
Ботка куера башлагач, әйбәтләп каплыйлар да таралганчы пешерәләр.
Ботканы май, кайнаган сөт, катык белән ашарга мөмкин. Ул гарнир өчен дә әйбәт була.
Ботка өчен: 100 г ярма, 150 г су, тоз - кирәгенчә.


Таралып торган дөге боткасы.

Чистартып юган дөгене тозлы суда пешереп иләк аша сөзәләр һәм, кайнар су белән юып, савытка салалар, эреткән май кушып болгаталар һәм таратып куялар. Ул гарнир өчен дә, бәлеш, сумса эченә дә әйбәт. Сөзгәндә салкын су белән юарга ярамый, чөнки ул тәмсезләнеп, саргаеп китә.


Дөге бүдәнәсе.

Шикәр комы, май, йомырка, он, тоз салып, чүпрәсез татлы камыр басалар. Аны 1 см калынлыгында җәеп, майлы салкын табага салалар һәм читенә кадәр күтәреп куялар да әзер эч салалар.
Эч әзерләү. Пешкән йомырканың агын сарысыннан аерып таралып торган дөгегә кушалар. Бераз тоз, шикәр комы яки орлыгы алынган йөзем, эреткән май белән яхшылап болгаталар. Бер үк вакытта йомырканың агын болгата-болгата күпертәләр һәм алда әйтелгән азыкларга кушалар. Бүдәнә эчен табадагы камыр өстенә ике бармак калынлыгында тигез итеп җәяләр. Өстенә йомырка сарысы сөртеп, артык кызу булмаган духовкада 35-45 минут пешереп алалар. Шакмаклап яисә кыек шакмаклап кискәч, табынга варенье белән бирәләр.
1 табага: 600-800 г пешкән деге, 500-600 г әзер камыр, 100- 150 г шикәр комы яки йөзем, 100-150 г май, 3-5 йомырка, тоз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев