Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

КАБАК ӨЛГЕРДЕ: Бәлеш, тәкәсен пешерер вакыт

.

Камыр өчен:
-150 мл сөт,
-3-4 аш калагы сыер мае,
-3 аш калагы үсемлек мае,
-1/2 чәй калагы тоз,
-чама белән он


Эчлек өчен:
-кабак
-дөге 0,5 стакан
-җимешләр(йөзем, күрәгә, караҗимеш)
-сыер мае
Йомшак кына итеп камыр басабыз да, чак кына ял иттерәбез.

Дөгене суда кайнатып пешереп алабыз.
Кабакны эченнән, тышыннан чистартабыз да, шакмаклап турыйбыз.
Җимешләрне нык җылы су белән юабыз(күрәгә белэн караҗимешне турарга да була, мин турадым).
Барысын бергә кушып болгатабыз, тәме белән тоз, шикәр комы өстибез.

Реклама


⠀      Камырны ике өлешкә бүлеп, берсе кечерәк, икенчесе зуррак итеп түгәрәкләп җәябез. Уртасына эчлек салабыз,өстенә берничә кисәк сыер мае куябыз(шулай тәмлерәк була), камырны матур итеп бөгеп 1 сәгатькә мичкә озатабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев