Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Каен суын кайчан һәм ничек җыярга?

Бик яшь каеннарга тимәвең хәерле.

Гадәттә, аны март азагыннан башлап, апрель дәвамында җыялар. Агачны җирдән 20-40 см чамасы өстәнрәк без яки 10 мм.лы дрель белән тишеп, уентыгына юка шланг яки чиста көпшә тыгып куеп, каен кәүсәсенә 1 литрлы пластик шешә бәйләп куябыз. Савыт тулгач, тишеккә агач бөке кагып яки бакча сумаласы белән сылап калдыру мәҗбүри. Картрак агачның суы татлырак. Каен суы җылыда нибары ике тәүлек кенә саклана. Кайбер кеше аны суыткычта катырып саклый, ачытып куасын эчүчеләр бар.

Рецепты түбәндәгечә:10 л каен суына 50 бөртек йөзем, ярты кило шикәр комы салып, өстенә марля каплап, җылы урында өч тәүлек ачытабыз. Сөзеп, пыяла савытларга тутырып, өстенә капкач ябабыз. Салкын урында саклыйбыз.

Тагын бер кызыклы ысул бар. 10 л каен суын сөзеп, шуңа 3-4 лимон суты сыгабыз, 3-4 бөртек йөзем, 50 г чүпрә, 40 г сыек бал салып болгатабыз. Куас 3-4 көннән өлгерә. Әзер эчемлекне пыяла банкаларга салып, салкынча урынга куябыз.

Халык арасында киң таралган тагын бер әмәл бар. Ике литр ярым күләмендәге каен суына - 50 шәр г йөзем һәм кыздырылган кәһүә бөртекләре, ярты стакан шикәр комы, 2-3 кисәк киптерелгән арыш ипие катысы салып, пыяла банканың авызына резин пирчәткә кидереп куябыз. Әүвәле пирчәткә тулып кабара, ул киредән шиңеп төшкәч, куас әзер дигән сүз. Куасны җәй җиткәнче эчәсегез, аннан окрошка ясап ашыйсыгыз килсә, түбәндәге ысул отышлы. 3 л каен суына 25 бөртек кара төстәге эре йөзем салып, салкын урынга куябыз. Аның файдалы сыйфатлары озак саклана.

Әбиләр: «Каен суы салкын тидерә, эчмәгез, каенны рәнҗетмәгез», - дип әйтәләр иде. Шуңа күрә, каеннарның  изгелеген онытмый, аларны сак кына кулланып дәва алыйк. Рәнҗешләре төшсә, татлы суының бер файдасы да тимәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев