Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кан тамырларын ныгытыгыз!

Моның өчен берничә ысул тәкъдим итәбез.

                     Баш миенең эшчәнлеге кан тамырлары торышына турыдан-туры бәйле. Алар тыгылса, баш миенә туклыклы матдәләр җитәрлек күләмдә килми. Баш мие тиешенчә эшләмәсә, ул бөтен организмда чагылыш таба. Шуңа да кан тамырларының ныклыгын иң беренче чиратта кайгыртырга кирәк. Моның өчен:

– эчә торган чәегезгә көн дә бер генә чеметем дарчин – корица өстәгез. Атна-ун көннән соң нәтиҗәсен күреп гаҗәпләнерсез. Болай эшләгәндә баш миенең уйлау-фикерләү сәләте күпкә арта;

– бер чөгендернең сутын сыгып, суыткычта 2–3 сәгать тотыгыз да, бал белән бутап, ашаганнан соң көненә 3 тапкыр 4 аш кашыгы йотып куегыз. Моны өч атна дәвамында эшләргә кирәк. Ике ай ял иткәч, янә кабатларга мөмкин. Нәтиҗәсе озак көттермәс;

– какао эчү дә баш миенең эшчәнлеген яхшырта. Аны бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә эчәргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев