Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Карбыз сайлыйбыз: карбызчыларга киңәшләр

Карбыз яратудан туктамадыгызмы әле? Карбыз куллану аркасында килеп чыккан күңелсезлекләргә юл куймас өчен, белгечләр киңәшенә колак салыгыз.

1. Карбыз кисәр алдыннан аны сабынлы җылы су белән яхшылап юарга онытмагыз.

2.Киселгән карбызны суыткычта гына саклагыз.

3. Төрле өлешләрдә нитратлар төрлечә туплана. Тикшерүләр, карбызның 3 см тирәсендәге кабыгында агулы матдәләр булуын күрсәтә.

4. Яраткан ризыктан файдаланганда чамасын белегез. Карбыз һәм үз яшегезне чагыштырыгыз.

Карбыз - кыйммәтле һәм тәмле продукт, ул чын ләззәт бирергә сәләтле. Тик ул дөрес үстерелгән, дөрес сакланган, дөрес сатылган һәм дөрес итеп кулланылган очракта гына.

Карбызларны озак вакыт сакларга мөмкин. Дөрес саклаганда ул табыннарны Яңа елда гына түгел, 8 мартка да бизи алачак. Моның өчен көз көне 4 килограммнан да артмаган коры койрыклы карбыз сатып алырга кирәк. Сары тап мөмкин кадәр азрак булырга тиеш. Юарга, киптерергә, карбызны ятьмәгә урнаштырырга һәм караңгы салкынча урынга элеп куярга, температура +5 градустан югарырак булсын, ул бернәрсәгә дә тиеп тормасын. Әлбәттә, фатирда караңгы чулан да була, тик бу очракта карбыз ел ахырына кадәр генә сакланып кала алачак.

Карбыз сайларга өйрәнәбез!

1. Карбыз шатлык һәм ләззәт китерсен өчен, шуны истә тотарга кирәк: Россиядә карбыз сатып алу өчен иң яхшы вакыт - җәй һәм көз.

2. Карбызны стихияле базарларда түгел, ә сәүдә өчен махсус билгеләнгән урыннарда, кибетләрдән сатып алырга кирәк.

3. Бер сортлы карбызлардан һәм бер партиядән карбыз эре, тик гигант булырга тиеш түгел. Карбыз никадәр эрерәк һәм шул ук вакытта җиңелрәк булган саен, ул өлгергән дигән сүз. Артык кечкенә һәм артык зур булган карбызны сайларга киңәш ителми.

4. Карбызның коры койрыгы - өлгергәнлек билгесе. Карбыз өлгергәннән соң, барыннан да элек, аның койрыгы кибеп бара.

5. Карбыз янындагы ачык тап максималь сары, хәтта кызгылт сары булырга тиеш.

6. Полосалы кабыгы максималь контрастлы булырга тиеш.

7. Өлгергән карбыз, һичшиксез, тырнак белән сызарга кыен булган каты ялтыравыклы кабык белән капланган була, Ә менә тырнак карбыз тиресенә җиңел үтеп керсә, димәк, җиләк өлгермәгән.

8. Өлгергән карбызга суккан очракта яңгыравыклы тавыш ишетелергә тиеш.

9. Карбызны кысып карап та тикшерергә була: кыскан вакытта аның кабыгы шытырдарга тиеш.

10. Карбыз өлгергәнлеген тикшерү өчен аны суга салалар, өскә калкып чыга икән, димәк, өлгергән.

11. Карбыз - ике җенесле җиләк. "Ирләр"нең аскы ягы кабарып тора, ә аның түгәрәге кечкенә. "Кызлар"ның аскы ягы яссы, ә түгәрәге киң. "Кызлар" тәмлерәк санала: аларда төшләр азрак, ә балы күбрәк.

Нитратлы карбыз.

Әгәр карбыз нитратлар белән "тукландырылган" икән, ул безгә бу хакта үзе хәбәр итә – түбәндәге билгеләр белән:

· Эченең интенсив кызыл төсе шәмәхә төсмерле;

· Ак төсле җепселләре саргылт төскә ошап тора;

· "Дөрес" булмаган карбызның өслеге шома, ялтыравыклы, ә "дөрес" арбузда ул ярмалы була.

Бу могҗизалы җиләк белән танышудан баш тартмагыз!

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев