Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кавыктан суган белән сарымсак коткара

Яз көне чәчләр тәрбиягә аеруча мохтаҗ. Коры чәчне йомырка белән юарга ярамый. Чөнки аксым баш тиресен бик нык тарттыра.

                           Ә менә кефир чәчләргә, киресенчә, файдалы. Әмма аны мунчага кергәнче сыларга киңәш ителә. Эсседә ачы сөт бактерияләре һәлак була. Кефирлы масканы өй шартларында башыгызны артык җылытмыйча ясыйсыз икән, ул бөтен файдалы үзлекләрен саклаячак. Моның өчен майсыз кефирны җылытып, чәчкә сылыйбыз да башка полиэтилен пакет киеп, сөлге урыйбыз. Ярты сәгатьтән чәчне шампунь белән юабыз. Чәч коелудан тилмерүчеләр исә түбәндәге масканы ясап карый ала. Ярты стакан кефирны җылытып, бер чәй кашыгы бал салып болгатабыз. Чәчкә сылап, шулай ук полиэтилен киеп куябыз да сөлге урыйбыз. Бер сәгатьтән юабыз.

 

                           Кавыктан интегүчеләр дә масканы кул астындагы әйберләрдән дә ясый ала. Андый чакта суган, сарымсак һәм лимон ярдәмгә киләчәк. Беренче маска: уылган бер баш суганга 2 аш кашыгы аракы һәм 1 аш кашыгы кастор мае кушып болгатырга кирәк. Икенче төр масканы ясау өчен, уылган бер тырнак сарымсакка 100 г җылытылган әрекмән мае кушасы. Өченче маска 4 аш кашыгы зәйтүн маена 1 аш кашыгы лимон согы кушып ясала.

                           Бу маскаларны башка сылаганнан соң, полиэтилен пакет киеп, бер сәгатьтән соң гына юып төшерергә кирәк.

         Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев