Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Каз маеның файдасын беләсезме

Әлеге продукт түбәндәге авырулар вакытында ярдәм итә:

Әлеге продукт түбәндәге авырулар вакытында ярдәм итә:

- үпкәләр белән проблемалар булганда (ялкынсыну, бронхит, астма, туберкулез); 

- тире зарарлану (яну, өшетү, экзема, псориаз); 

- гинекология авырулары (балага уза алмау; эрозия); 

- простатитны дәвалау; 

- аяклар белән проблемалар булганда (варикоз, тромбофлебит, мускулларда авыртулар); 

- геморрой; 

- диабетны дәвалауда;

- салкын тигәндә ярдәм итә. 

Бронхит. 
Озакка сузылган ютәлдән котылу өчен, каз маен кыргычтан чыгарылган суган белән бутарга һәм ашар алдыннан бер аш кашыгы кабул итәргә. Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.

Туберкулез. 
Әлеге чирдән арыну өчен, эретелгән каз маена алоэ согы, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр, сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабул итәргә кирәк. 

Үпкә ялкынсынуы.
 Эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. 

Өшү. 
Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү беткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яки җылы шарф белән уранырга кирәк.

Экзема. 
Тире проблемаларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы – 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.

Ревматизм. 
Арка авыртканда мунчада арканы каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә ярдәме бермә-бер артачак. Процедурадан соң җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сеанстан соң ревматизм узарга тиеш.

Мускулларда авыртулар. Тәндә авыртулар борчымасын өчен, авырту булган урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгара, кан әйләнешен яхшырта, капиллярларны ныгыта.

Аналыктагы авырулар (эрозия). 
Эретелгән каз мае һәм тырнак гөл төнәтмәсе белән универсаль сыекча ясыйлар. Ун көн дәвамында шушы төнәтмәдә чылатылган тампонны, төнгә аналык җиңсәсенә куеп калдыралар. Ун көн саен аралаштырып, рәттән өч курс эшләргә кирәк. Бу вакыт эчендә яра төзәлә.

Балага уза алмаганда каз мае, алоэ яфраклары, бал һәм сырганак мае белән катнашма ясарга кирәк. Төнәтмәне көнгә өч мәртәбә бер кашык җылы сөт белән эчәргә. Әлеге дару хатын-кызларда аналык көпшәсен чистарта һәм ир-атларда сперматозоидларның активлыгын арттыра.

Простатит. 
Әлеге авыруны, каз мае, вакланган сарымсак, бал һәм каланхоэ согы төнәтмәсен кабул итеп дәваларга була. Катнашманы иртән һәм кич ач карынга бер аш кашыгы эчәләр. Ике атналдан соң кече йомышны үтәгән вакыттагы авырту бетәргә тиеш. Тулысынча дәвалану өчен төнәтмәне 30 көн дәвамында кабул итәргә кирәк.

Косметологиядә

Куллар өчен. 
Даими рәвештә кулларга каз мае сөртергә кирәк. Ул тирене тукландыра һәм дымландыра, тырналган урыннарны дәвалый, кулларны йомшарта һәм тирене нәфис итә.

Бит тиресе өчен. 
Көн саен каз мае белән җиңелчә массаж бит тиресенең корылыгыннан арынырга ярдәм итәчәк. Каз маеннан биткә 15 минутлык эксперсс-маска ясау күзәнәкләрне яңарта, тирене дәвалый. Әлеге процедуралардан соң җыерчыклар кими, бит яшь һәм сәламәт булып күренә.

Иреннәр өчен.
 Каз мае һәм гөлчәчәк таҗларыннан ясалган масканы төнгә иреннәргә сөртәләр. Ирен тиресе дымлы булсын һәм ярылмасын өчен атнасына 2-3 тапкыр эшләү җитә.

Чәчләргә. Чәчләр калын һәм ныклы булсын өчен эретелгән каз мае кулланырга мөмкин. Майны сыегайганчы эретәләр һәм чәчләргә сөртәләр. Башка тастымал ябып 10 минут тотканнан соң, юарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев