Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

КФУ профессоры "Әбиләр чуагы" булачак диде

Казан федераль университеты (КФУ) профессоры Юрий Переведенцев Татарстанга «Әбиләр чуагы» киләчәген әйтте.

Переведенцев билгеләп үткәнчә, сентябрь яңгырлы һәм салкын булды. Тәүлеклек уртача температура 9 градус тирәсе иде.
 

Синоптиклар бу көннәрдә яңгырлар явасын алдан әйткән иде инде, температура 10-15 градустан да күтәрелмәячәк.

Эксперт сүзләренчә, яңгырлар киләсе атна башында туктаячак — Татарстанга антициклон килә. Шул ук вакытта температура климатик нормадан артмый. Киләсе атна уртасыннан «Әбиләр чуагы» башлана, әллә ни кызу булмаячак.

"Алтын чор кыска вакытлы, дүрт-биш көн дәвам итәчәк. Явым-төшемсез кояшлы һава торышы көтелә», - дип белдерде Переведенцев. Аның сүзләренә караганда,  һава температурасы көндез +10-12 градус һәм төнлә +3 градус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев