Актаныш

Халык медицинасы

Йөрәк авырулы кешеләргә ярамый!

           Яз җитте, җылырак базларда бәрәңгеләр шыта башлады. Аны менә хәзер алып, дөрес кулланырга кирәк инде. Моның өчен бәрәңгеләрне әйбәтләп юарга һәм кабыгын әрчемичә уарга яки иттарткычтан чыгарырга кирәк. Барлыкка килгән массаны кайнар суга салып, температурасы 38 градуска җиткәнче җылытырга. Шуннан бәрәңгене, суын сыкмыйча гына, тупас тукымадан тегелгән капчыкка салырга. Бәрәңге катламының калынлыгы 1,5-2 см булырга тиеш. Әлеге капчык белән авырткан урынны төреп, клеенка белән капларга, шуннан компресс эченнән берни дә агып чыкмаслык итеп, бинт белән бәйләргә. Компресс белән, авырткан буын астына мендәр куеп, йокларга. Болай эшләгәндә авырту 20-30 минуттан соң бетә һәм яңадан көчәйгәнче кабатланмый. Әмма, ышанычлырак булсын өчен, компрессны 7 көн дәвамында төнгә каршы көн саен кую хәерле.

          Авырткан урыннарга шулай ук бөтен бәрәңге дә куярга була. Әгәр кул бармакларының буыннары авыртса, бәрәңгене кулда туп кебек йөртәләр, ә инде төнгә бәрәңге салынган бияләй кияләр.

          Эвкалипт мае, кандала үләне, сары мәтрүшкә чәчәкләре, колмак күркәсе мазе белән ясалган компресслар да авыртуны киметергә һәм ялкынсыну агышын акрынайтуга ярдәм итә. Мазь ясау өчен әлеге үсемлекләрне (киптереп, порошокка әйләндергәч) 2 аш кашыгы күләмендә алып, шуңа 50 г вазелин салырга кирәк. Шуның белән авырткан урыннарны ышкырга. Мазьны караңгы салкынча урында сакларга, кирәге чыккан саен кулланырга.

         Кара пыяладан эшләнгән 0,5 ллы шешәгә камфора кисәге салып, өчтән бер өлеше күләмендә скипидар, үсемлек мае тутырырга, калган өлешенә су агызырга. Куллану алдыннан болгатырга. Йоклар алдыннан авырткан урыннарга, коп-коры калганчы, сөртергә, шуннан соң ул урынны йон тукыма белән бәйләп куярга. Яисә сазанак (багульник), кандала үләне яфракларын, әрекмән, сарут (пырей) тамырларын, артыш (можжевельник) җиләкләрен, колмак күркәләрен һәм тимьян (чабрец) үләнен тигез күләмдә алып болгатырга. Бу катнашманы шешәгә тутырып, шуңа аракы салырга һәм 10 көн дәвамында караңгы урында төнәтергә.

          Яки 15-20 г күләмендә вакланган эт тигәнәгенә 1 стакан кайнап торган су салып, 30-40 минут төнәтергә. Шуннан авырткан буыннарга сөртергә. Компресслар ясау, авырткан буыннарга сөртү өчен вак итеп уылган керән, торма, шалкан тамырларыннан ясалган төрле катнашмаларны да кулланалар.

         Артритлардан дәвалану ванналары куллану да файдалы. Моның өчен чыршы ботакларын кайнап торган суга салып төнәтергә кирәк. Авырткан буыннарны тулысынча капларлык итеп, 37-38 градуска кадәр суынган төнәтмәгә аякларны яисә кулларны тыгып утырырга. Шуннан, буыннарны төреп, йокларга ятарга. Дәвалануны 2 көннән соң кабатларга. Дәвалану курсы — 5-7 ванна.

        1 кг каен яфрагын (коры булса —0,5 кг) киндер капчыкка салып, 9 л суда 30 минут дәвамында кайнатырга. Шуннан соң бу суны, капчыгы белән бергә, кайнар ваннага салырга. Мондый ваннаны 30 көн дәвамында төнгә каршы көн саен кабул итәргә.

        Печәнлектәге кышкы байлык бераз юкарып китсә дә, аның чәчәге генә коелып, дару үләне ясалып ята. Аны әрәм итмибез: 1 кг печән онына 1 чиләк су салып, 30 минут кайнатабыз да, шуннан, 30-40 минут төнәткәч, марля аша сөзәбез. Төнәтмәне кайнар сулы ваннага салабыз. Бик нык тирләгәнче ваннада утырырга кирәк. Ваннадан соң буыннарны коры сөлге белән сөртеп, җылы әйбер белән бәйләргә һәм йокларга ятарга кирәк.

       Игътибар! Йөрәк авырулы кешеләргә печән оны төнәтмәсеннән ясалган ваннаны кулланырга ярамый.

           Чыганак: Өмет

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: