Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кишер суы гына димәгез: ирләргә дә, хатыннарга да файдасы бик зур

– Кишер бөтен организмны нормаль хәлгә китерә. Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда организмга, аеруча күзләр өчен гаять файдалы А витамины күп.

– Кишер суы аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта. Йөкле хатын соңгы айларында көненә 300 мл. кишер суы эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый. Кишер суы эчкән хатынның сөте сыйфатлы була. Шунлыктан йөкле һәм имчәк баласы булган хатыннарга кишер суы эчәргә киңәш ителә.

– Кишер суындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Шуңа күрә очучыларга, машина йөртүчеләргә, журналистларга һ.б. эчәргә кушалар.

– Кишер суы төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда әйбәт ярдәм итә. Тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер суы эндокрин системасын дәвалый, аны ирләргә җенси көчсезлектән, хатыннарга бала тапмаганда кулланырга киңәш ителә.

            Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу файдалы Сәламәтлек сагында Саулык Файдалы мәгълүмат Фәһемле тема Саулыгым-байлыгым