Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Киви кан басымын көйли

Кибет киштәләре хәзер сыгылып тора. Элек безнең ил халкы бар дип тә белмәгән тәм-томнар да, кечкенәдән бик якын һәм танышлары да җитәрлек.

Без хәзер нинди ризыкларга өстенлек бирергә тиеш? Белгечләр тәкъдим иткән ризыклар түбәндәгеләр.
Киви кан басымны көйли, аңарда С витамины әфлисундагыдан күбрәк.
Караҗиләк (черника) кан тамырларын ныгыта, күзләрнең күрү сәләтен яхшырта, йөрәккә, ашкайнату эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Караҗимештә тимер күп, өстәвенә, ул агуланудан шифа бирә.
Җитен орлыгы тәндә гормоннар эшләп чыгаруда катнаша, буыннар ялкынсынганда авыртуны баса, йөкле хатыннарга сәламәт бала табу өчен дә җитен орлыгы ашау кирәк.
Бормача (устрица) ир кеше организмында сперма эшләнеп чыгуны яхшырта, хатын-кызга сәламәт бала табу өчен нигез булып тора.
Сәламәт тәндә, сәламәт рух икәнлеген онытмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев