Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Көн дә бер уч кабак төше ашау организмны паразитлардан саклый

Суалчаннардан арыну өчен өч-биш көн дәвамында иртән ач карынга 100әр гр кабак төше ашагыз, артыннан су эчегез.

Кабак төшенең витамин-минераль составы бик бай. Аларга В, А, C, К, D, Е төркеме витаминнары, кальций, селен, калий, тимер, цинк, магний, бакыр, марганец, аминокислоталар һәм майлы үсемлек кислоталары керә. Кабак төше кан басымын көйли, шикәр күләмен киметә. Нерв системасы, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, хәтерне яхшырта. Цинк тырнак, чәч, тән тиресе сәламәтлеге өчен җавап бирә. Машинада барганда күңел болганса, эч катканда да кабак төше ашагыз. Бала көтә торган ханымнарга ул токсикоз вакытында булыша, ә спортчыларга мускул массасын үстерергә ярдәм итә.

Көн дә бер уч кабак төше ашау организмны паразитлардан саклый, алардан котылырга ярдәм итә. Суалчаннардан арыну өчен өч-биш көн дәвамында иртән ач карынга 100әр гр кабак төше ашагыз, артыннан су эчегез.    
Кабак төшен ашар алдыннан гына чистартырга кирәк. 

Ашказаны согы кислоталылыгы югары булганда, эчәклек авырулары вакытында кабак төшен ашамавыгыз хәерле.

Реклама

Shahrikazan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев