Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Көненә күпме бал ашарга ярый?

Көненә 50 гр бал ашарга ярый, әмма көне буена башка шикәр кулланмау шарты белән.

Диетолог-гастроэнтеролог Нурия Дианова сүзләренчә, балда шикәр белән фруктоза бар. Калориялелеге белән ул шикәрдән калышмый. “Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы көненә 50 гр дисә дә, чынлыкта 25 гр булса яхшырак. Монда кешенең гадәти шикәрне күпме куллануыннан тора. Аны бөтенләй ашамасаң, балны 5-50 гр ашарга була” дигән ул. Шикәр авыруы булмаса, симерүдән җәфаланмаса, бал да, шикәр дә ашарга ярый. Белгеч халыкка алма пешереп ашарга киңәш итә. Алманың үзәген алып, ваклап туралган чикләвек сибәсез һәм 2-3 минут газ мичендә яки микродулкынлы мичтә пешерәсез. Суынган алмага бер бал кашыгы бал салып ашыйсыз. Табиб балны җылытырга ярамаганлыгын да әйтә. Җылытканда ул актив компонентларын югалта һәм гадәти шикәргә әверелә.

Реклама

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/faydaly-kishlr/knen-kpme-bal-asharga-yaryy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев