Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кофе эчү кемнәргә ярамый?

Иртән, яки төшке аш вакытында кофе эчәргә яратучылар бихисап. Тик менә әлеге эчемлекнең организмга файдасы гына түгел, зыяны да булырга мөмкин. 

 

Иртән кофены ач карынга эчү һич ярый торган гамәл түгел. Мондый гадәтнең гастрит, панкреатит һәм ашказаны-эчәк системасының башка хроник авыруларын китереп чыгаруы ихтимал. Ә менә ашаганнан соң кофе эчү зыян китерми.

Тик менә кофе төрле кеше организмына төрлечә тәэсир ясый: аны йокы басудан котылам дип эчү дөрес түгел, кемнедер ул, киресенчә, йоклата. Югары кан басымыннан җәфаланучыларга да бу эчемлектән баш тарту кирәк. Ә сәламәтлегендә мондый тайпылыш күзәтелмәгәннәргә кофе эчү әйбәт тәэсир итә.

Кайбер тикшеренүләр күрсәтүенчә, ул баш мие эшчәнлеген яхшыртырга сәләтле. Тик һәрнәрсәдә чама белү зарур. Кофены да көненә 2-4 чынаяктан артык куллану ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев