Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Коронавирус белән авырганда нинди чәй эчәргә?

Шалфейлы чәйнең герпес вирусына каршы тора алмавы, ә яңа коронавирусның активлыгын басуы ачыкланган.

Германия галимнәре шалфей һәм перил дигән үсемлек нигезендә ясалган чәйләр вируска каршы эффектка ия дип тапкан. Мондый чәйләр яңа коронавирусның активлыгын баса икән. 

Тикшеренү вакытында вирусологлар шалфей, кориандр һәм перил кушылган үлән чәйләренә коронавирус керткән. Башта алар сыеклыкны кайнатып чыгарган, аннары 60 градус температуралы килеш ике сәгать төнәткәннәр. Шулай итеп, чәйне үсемлек компонентлары белән туендырганнар.


Мондый чәйне кыска вакыт дәвамында эчү дә коронавирусның активлыгын киметкән. Дәвалау вирусларга каршы тору эффекты нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ләкин мондый төнәтмә гади герпеска йогынты ясамаган.

Галимнәр фикеренчә, мондый чәйләрнең коронавирусны профилактикалау өчен файдалы булуы ихтимал. Ләкин бу нәтиҗәне башка белгечләр дә тикшереп расламаган әле, диелә хәбәрдә.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев