Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

КОТЛЫ БУЛСЫН ЯҢА ЕЛ: Бәйрәм теләкләрегез әзерме?

Яңа ел белән дуслар! Бәйрәм корпоративларында, гаилә белән табын янында утырганда котлауларсыз мөмкин түгел. Без сезгә әзерләгән котлаулар, шигырьләр сезнең күңелегезне күтәрер, бәйрәмнәрегезгә ямь өстәр.

 

       Яңа 2023 елда эшләрегез һәрвакыт уң булсын, гөрләп алга барсын, күңелегездә булган мәрхәмәтлелек нуры җаннарыгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәп торсын. Йортларыгызга караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр кермәсен, бәла-каза килмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмәсен, гел балкып торсын!

***

Яңа ел килә, яңа ел
Күрсәтсен ул яңа юл!
Ак бәхеткә, зур уңышка
Яхшылыкка илтсен ул!

Исән-сау яшәргә булсын
Юкка чыксын авырулары
Бөтен яман чирләрдән дә
Табылсыннар дарулары

Яңа елда, яңа шатлык,
Яңа бәхет кенә булсын
Имин булсын илләр-көннәр
Кайгы-хәсрәт урап узсын

***

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар моңаеп.

***

Менә тагын бер ел артта калды
Гомер үтә гуя аккан су
Яшь чакларны сагынуданмы икән
Кайчак була шундый ямансу.

Ләкин моңсуланмыйк ел узганга
Яңа еллар, яңа өмет алып килә
Киләсе ел бәлки гомеребездә
Иң матуры булыр, кем белә?

***

Дуслар, менә безнең бусагада – яңа ел. Без бәхетле дә үкенечле дә, шатлыклы һәм югалтулы да булып үткән елларны искә төшерәбез. Һәрбер елны үзенә хас үзенчәлекләре белән истә тотачакбыз. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәргә насыйп булсын. Яңа ел белән!

Яңа елга шигырьләр


Бәсле теләк


Урманнарга керик, бәсләр коеп.
Тормасыннар, йоклагандай оеп.
«Яңа е-ел!» – дип аваз салыр җилләр.
Һәм болытлар йолдыз-карын сибәр…

Җем-җем итәр безнең киемнәрдә!
Тылсым көче бардыр бу көннәрдә –
Уй-хисләрнең иң сафлары калыр.
Киләчәккә безне алып барыр.

Яңа елга бары шундый теләк!
Күрәсезме, бүләкләрен төяп.
Кыш бабай да инде юлга чыкты.
Агачлардан коела ап-ак сыкы.


Ф. Мөслимова

 

Яңа ел белән!


Дусларым! Бәйрәм җитә бит!
Бер ел буе алдык аны көтеп.
Онытыйк та иске борчуларны.
Яңа елга атлыйк кыю итеп.

Якты хыялларны юлдаш итик,
Шатлык сәгатьләрен онытмыйк.
Якын иптәш, дус-ахирәт белән
Кулларны да кулга тотыныйк.

Яңа елның яңа кары безгә
Яңа бәхет нуры өстәсен.
Өстәлләргә – муллык, күңелләргә –
Ихлас теләкләрнең көлтәсен!
Г. Закирова

Теләк
Төн уртасы. Сәгать унике.
Теләкләр агыла күңелдән.
Борынгыдан калган гадәт шундый:
Һәр кеше хыялга күмелгән.

Яңа ел теләксез булмый ла,
Хыялсыз йөрәкләр сүрелә.
Ак уйлар, саф хисләр – һәммәсе
Чынлыкка ашар күк күренә.

Изге теләкләрне генә телик,
Мәхәббәт барын да эретә.
Уникене суга сәгать теле –
Өметкә бәхетләр үрелә.
Г. Закирова

Яңа елга иске теләк
Әй Яңа ел. Яңа ел.
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле.
Гөнаһларың юк әле.

Ай үсәсен көн үсеп.
Туктамыйча гел үсеп.
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.

Тик берүк явыз булма,
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар.
Чуалмасын язмышлар…

Өйсезләрне өйле ит,
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.

Буең белән түгел син.
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул.
Ф. Яруллин

Яңа елда
Яңа елда бар да яңа:
Яңа шигырь, яңа җыр.
Якты күзләрдән сирпелә
Яңа бәхет, яңа нур.

Яңа елда бар да яңа:
Яңа шәмдәл, яңа сер.
Шәмнәре дә, ялкынланып,
Өр-яңача яна гел.

Яңа елда бар да яңа:
Яңа чыршы, яңа сүз.
Йөзләребез яшәрә күк.
Үзебез дә яңа без.

Ләкин…
Үткән яктысыннан
Яктырган йөрәкләрең.
Онытырга һич ярамый
Иске ел теләкләрен.

Яңалык кадерле була.
Сакласаң аклыкларын.
Онытмыйча мәңге саклыйк
Иске ел шатлыкларын.
Г. Гарипова

Яңа ел таңы
Нечкә күңел кылларын тибрәтә
Яңа елның сихри ал таңы.
Йомшак карга төренгән бар җиһан, –
Аклык, сафлык сарган дөньяны.

Һәрбер өйдә мәгърур чыршы балкый.
Янар шәмнәр белән бизәлгән.
Һәр кешедә бүген зур куаныч,
Нур түгел, ә якты йөзләрдән.

Яшел чыршы, аллы-гөлле утлар –
Яңа елның гүзәл бизәге.
Уртаклашып бүгенге шатлыкны.
Тели безгә изге теләген.

Яңа елда яңа зур уңышлар,
Күп бәхетләр юлдаш булсыннар.
Челтерәп аккан көмеш чишмәләр дә
Кайгы-хәсрәтләрне юсыннар.

Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын,
Шат көлүгә дөнья күмелсен.
Йөзләрегез һәрчак балкып торсын.
Яңа елның алсу таңы сезгә
Иксез-чиксез бәхет китерсен!
Г. Гарипова

Ак тәңкәләр — ак теләгем
Талгын гына бөтерелеп
Энҗе тәңкә иңә җиргә.
Карлар яуган ап-ак кичтә
Ак теләкләр телим илгә.

Имин булсын көннәрегез.
Ишетәсезме, әй, кешеләр!
Якты булсын уйларыгыз –
Яңа төшкән кар төслеләр.

Күңелләрдән күңелләргә
Бары шатлык күчеп йөрсен.
Сабый һәрчак әнкәсенең
Елмайганын гына күрсен.

Бар күзләрдә, бар йөзләрдә
Чагылсыннар якты нурлар.
Күңелләрдә һәм телләрдә
Яңгырасын дәртле җырлар.

Ак тәңкәләр иңә җиргә.
Ак тәңкәләр – ак теләгем.
Илгә-көнгә, күңелләргә
Бәхет тели хак йөрәгем.
С. Әхтамова

Кар кызы
Яңа елның йолдызы –
Кар кызы ул. Кар кызы.
Энҗе, мәрҗән, асылташ –
Кар кызы ул. Кар кызы.

Ул – кызларның асылы.
Кар кызы, әй. Кар кызы!
Нурлы бәйрәм Яңа елда
Кояш булып балкыды.

Кичәбезгә тулган айдай
Нур сирпеде, нур сызды.
Күкләрдә юк йолдыз бит син.
Кар бөртеге – Кар кызы!

Йолдызлар бит бар да якты.
Юк йолдызның нурсызы.
Иң нурлысы, иң яктысы.
Иң гүзәле – Кар кызы!
Г. Гарипова

Яңа ел теләге
Яңа елның сихри киче.
Ихлас теләкләр сезгә!
Барлык хыял-өметләр дә
Калмасын иде сүздә.

Сәламәтлек ныгый барсын,
Гаилә дус-тату булсын!
Дусларыбызның йөзендә
Елмаю балкып торсын!
Г. Закирова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев