Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кулланучы әлифбасы: дилерлар сезне ничек алдыйлар

Автосалоннарда яңа яки тотылган автомобиль сатып алганда кулланучылар хокукларын бозу очраклары түбәндәгеләр булырга мөмкин:

1. Сатып алучыны автосалонга китерергә җәлеп итү максатыннан, телефон аша яки рекламада автомобиль бәясен түбәнәйтеп күрсәтү.

2. Сатучы автомобильне күрсәткәнче үк сату-алу килешүе төзүне, аванс, залог түләүне таләп итә. Чөнки килешүдә, автомобильне сатып алудан баш тарткан очракта, түләнгән акчаның бер өлеше яки тулысынча тотып калынуы турында шарт бар.

3. Автомобильне кредитка сату-алу килешүен төзер алдыннан кулланучыларга процент ставкасының күләме турында дөрес булмаган мәгълүмат бирелә. Интернетта, сайтта яки реклама буклетларында килешүдә күрсәтелгәннән түбәнрәк процент ставкасы күрсәтелә.

4. Дилерлар товарларны, эшләрне, автомобиль сатып алганда хезмәт күрсәтүне көчләп тагалар (ешрак кыйммәтле комплектация, өстәмә җиһазлар урнаштыру, иминиятләштерү, сервис эшләре һ.б. тәкъдим ителә).

Алдаулардан ничек котылырга соң?

Автомобиль сатучы компанияләр турында фикерләрне игътибар белән өйрәнергә кирәк. Автосалонны сайлаганда аның теге яки бу маркалы автомобильләрне сатуга рәсми дилер булу-булмавын исәпкә алырга кирәк. Яхшы репутацияле автосалонны сайларга тырышыгыз, аның сайтында нинди мәгълүмат күрсәтелгәнлеген өйрәнегез, сайтта мәҗбүри булган түбәндәге мәгълүмат урын алырга тиеш: сатучының исеме, аның урнашу урыны (адресы), эш режимы, сатучының контакт телефоннары һәм аның электрон почта адресы һ. б.

Базар бәясеннән түбән бәягә машина тәкъдим итүчеләргә сак карарга киңәш ителә. Сатучыдан сату-алу килешүе проектын электрон почтага җибәрүне сорарга, шулай ук сезне кызыксындырган автомобильнең бәясе һәм характеристикасы турында мәгълүматны, алдан танышу өчен, сорарга мөмкин.

Килешүне имзалаганчы аны яхшылап өйрәнергә кирәк, шул ук вакытта вак шрифт белән язылганнарның барысын да укырга кирәк. Документның нинди дә булса пунктлары канәгатьләндерми яки туры килми икән, имза куярга ярамый. Килешүдә автомобильне китерү сроклары, аванс күләме, сатучы гаебе белән сатып алудан баш тартсагыз, аны кире кайтару тәртибе, шулай ук модель модификациясенең тулы тасвирламасы (завод комплектациясенә туры килергә тиеш) күрсәтелергә тиеш. Бары тик укып чыккан килешүне генә имзалагыз. Әгәр дә менеджер документ алып китеп, күпмедер вакыттан әйләнеп килсә, бу килешүне кабаттан җентекләп укып чыгыгыз. Иң куркынычсыз юл - банк картасы белән түләү, акча белән түләгәндә акча кертү фактын раслаучы документ таләп итәргә кирәк; теләсә кайсы очракта да касса чегы мәҗбүри (шул исәптән электрон рәвештә).

Реклама

Нәрсәләрне тикшерергә кирәк?

Машинаны алып китәр алдыннан, аның дефектлары булу-булмауны тикшерегез — тырналган эзләр, янчелгән урыннар һ. б. Двигательнең, шасси һәм кузовның VIN номеры

килешү шартында күрсәтелгән белән туры килергә тиеш. Комплектлаштыруны, техник сыеклык күләмен тикшерергә кирәк. Әгәр машина ачык һавада булса, аны карар алдыннан дефектларны күрер өчен, машинаны юарга кирәк. Автомобильне кабул итү-тапшыру актын җентекләп тикшергәннән соң гына имзаларга кирәк.

Сатып алучыны түбәндәгеләр сагайтырга тиеш: автомобильләрне кредитка сату, артык түбән бәя, килешүне имзаларга һәм автомобильне караганчы аванс кертергә һәм офиста тулы комплект документлар (килешү, транспорт чарасы паспорты, гарантия талоны яки сервис кенәгәсе) булмау.

Шуны истә тотарга кирәк, өстәмә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне көчләп тагу «Кулланучылар хокукларын яклау турында»2 300-1 номерлы законның 16 статьясы белән тыелган. Бу статьяны бозган компания клиентка барлык зыяннарны, шул исәптән тагылган товарлар яки хезмәтләр бәясен капларга тиеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев