Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кулланучы почмагы: Четерекле мәсьәләгә ачыклык

Интернет аша заказ бирелгән товардан баш тартып буламы?

Җавап: Әйе, Сез товардан баш тартуга хокуклы. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 статьясы нигезендә, кулланучы товардан, үзенә тапшырганчы, теләсә кайсы вакытта, товарны тапшырганнан соң — җиде көн эчендә баш тартуга хокуклы.

Кулланучының, тиешенчә сыйфатлы булып, индивидуаль-билгеле бер үзенчәлекләргә ия булган товардан, әлеге товардан фәкать аны сатып алучы кулланучы гына файдалана алган очракта, баш тартуга хокукы юк.

Сатучыга язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез. Закон нигезендә билгеләнгән срокта законлы таләпләрегезне үтәүдән баш тартылган очракта судка кадәр тәртиптә, язмача гариза белән вәкаләтле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев