Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кышка кадәр теплицада эшлисе җиде эш

Теплицаны дезифекцияләп, юып, чистартып, туфрагына ашлама кертеп, казып калдырырга кирәк.

1. Теплица җирен казып, үсемлек калдыкларын җыеп ташлагыз. Аларда фитофора булырга мөмкин.
2. Гөмбәләрдән, күгәректән, корткычлардан дезинфекция ясагыз.
3. Аннары туфракның өске 10-15 см чамасы катламын алып ташлагыз. Аны бакчага түтәлләргә салырга була. Теплицага уңдырышлы туфрак өстәгез. Теплица туфрагын 4-5 елга бер тапкыр тулысынча алмаштырырга кирәк.
4. Туфракны бакыр купоросы белән эшкәртегез. Аннары компост, тирес, пычкы чүбе кушып, яхшылап казыгыз.
5. Теплица каркасында пленка булса, аны киптереп җыеп куярга кирәк. Теплица ачык калса, кышын кар аны дымга туендыра.
6. Пыяла теплицаны ике яктан да юып чистартыгыз, дезинфекцияләгез.
7. Парник һәм теплица каркасларын известь яки хлорлы известь белән агартыгыз. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X