Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кышкы озын кичләрдә- «Актаныш-информ»га яңа китаплар кайтты

Яңа ел бәйрәмнәрен озаттык, салкын көннәрдә кунакка да йөрисе килми. Бакча эшләренә тотынырга иртәрәк- рәхәтләнеп яңа китап укырга менә дигән мөмкинлек чоры хәзер. «Актаныш-информ» мөхәрриятенә татарча үтә дә кызыклы әсәрләр кайтты.

                Юнь генә бәядән берничә китап алсагыз, үзегезгә генә түгел, якыннарыгызга да шәп бүләк булачак.

Мәсәлән, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Ринат Мөхәммәдиевнең "Кыргый атауга сәяхәт" китабы, исеменнән үк күренгәнчә, җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләргә алып барыр.    Повесть һәм хикәяләрне укыганда, күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә.

               Люция Әблиеваның "Соңлап тотылган җавап",  Рәфкать Шаһиевның "Элеккечә түгел без генә", Наилә Харисованың "Бәллүр тозак" һәм башка китапларны укучылар яратып укый. Шулай ук  сатуда әле генә басмаханәдән төшкән  "Сөембикә", "Ялкын", "Казан утлары", "Сәхнә", "Сабантуй" кебек "ТАТМЕДИА" АҖ журналларының өр-яңа саннары бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев