Актаныш

Көз көне күңел төшенкелегенә бирешмичә Covid-19ның икенче дулкынын ничек кичерергә: Казан психологыннан алты киңәш

КФУның психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин кешеләрне бу көздә ниләр куркыта һәм үз куркуларын ничек җиңәргә кирәклеге турында сөйли.

Татарстанда коронавирус аркасында, әгәр кешеләр саклану чараларын күрсәләр, тоталь чикләүләрне кертергә уйламыйлар. Әмма, кешеләрнең күбесе ирек хисе җитмәүне тоюын дәвам итә. Кешеләрне нәрсә куркыта соң?

1. Хроник ирексезлек торышы. Кешеләр дөнья буйлап сәяхәт итү, чит илләрдә ял итү мөмкинлеген югалтты.
«Кешеләр өчен элек ял иткән «җәннәт урыннары» ябык булды. Күпләрнең хәзер акчасы юк, шуңа күрә кешеләр сәяхәт итми, дип әйтерсез. Шуңа да карамастан, алар бу турыда хыялланган. Мин пароходта сәяхәткә акча җыйган бер кешене беләм. Ул ике атна ял итәр өчен ел буе эшләде. Хыял аны тормышка бәйләгән кыйммәт иде. Ә хәзер бу хыял юк», - ди Казан психологы Рамил Гарифуллин.
Димәк, кешеләр беркайчан да чит илгә ял итәргә чыкмаса да, бу хыялның мөмкин булуын аңлап яши.

2. Мәгълүматны аерырга өйрәнегез. Бу киңәш бигрәк тә әсәрләнү  кебек халәттән интегүче риск төркемендәге кешеләргә кагыла. Алар башта үзләренең  шундый икәнлекләрен аңларга тиеш. Аннары мәгълүматны объектив кабул итәргә, аны чикләргә өйрәнергә кирәк. Тирә-юньдәге хәлләрне кабул итү, аның  объективлыгы өстендә эшләргә кирәк. Мәгълүматны эмоциональ яктан түгел, ә мантыйкый итеп, логиканы эшкә җигеп кабул итәргә кирәк, ди Гарифуллин.

3. Тормышның мәңгелек кыйммәтләренә игътибар итегез. Хәтерегездә тотыгыз, безнең баш өстендә күк бар, кояш балкый, һава бар, шулай ук авыр минутларда ярдәм итәргә әзер булган якын кешеләр бар. Коронавирус аркасында югалтылган кыйммәтләрне башкалар белән алыштырырга була. Мондый кыйммәт буларак яраткан фильмнар, китаплар, музыка, өй хайваннары булырга мөмкин.

4. "Яшь кризисы". Covid-19 төрле яшь төркемнәре вәкилләре авыр кичерә икән. Үз-үзеңне изоляцияләү чын сынау һәм хәтта фаҗига булган балалардан башлыйбыз.

«Балалар курыкты, карантин булганда кая барырга белми иде. Бала актив, алар урамга чыгарга тиеш, ә монда алар төрмәгә эләккән кебек булды. Төрле проблемалар килеп чыкты, психологик характердагы гына да түгел. Саф һавада йөрүдән балалар иммунитеты зыян күрде", - дип исәпли Рамил Гарифуллин.

Ә студентларга килгәндә, алар, онлайн режимнан бик канәгать түгел иде. Яшьләр бер-берсе белән аралашуга мохтаҗ, чөнки студент еллары – тормышта иң кызыклы вакыт. Бу чикләүләрне яшь кешеләр бу язда бик авыр кичерде. Дистанцион укуны кертү мөмкинлеген көтү аларга бик начар тәэсир итә. Чөнки бөтен яшьлек монитор янында узачак, ә аннары инде яшь кеше гомеренең мөһим өлешен ничек чикләүләрен генә искә алачак.

Әгәр дә эштән азат ителгән өлкән кешеләрне алсак, алар да тормышларында үз һөнәри эшчәнлеге рәвешендә төп кыйммәтне югалтты. Пенсионерларга килгәндә, аларның күбесе быел битлек киеп йөрүдә кыенлыкларга юлыкты, алар аша төрле хроник авырулар аркасында суларга авыр.

5. Каршылыклы мәгълүмат. Коронавирус турында мәгълүматның артыгы белән күп булуы. Кешеләр бу проблема кайчан хәл итәчәген көтә, мәгълүмат агымында билгесезлектән башын катыра.

«Каршылыклы мәгълүматлар кешеләрне тетрәндерә. Әйтик, алар хәзерге вакытта Covid-19 диагностикалауда ялгышлыклар булуы турындагы мәгълүмат аркасында борчыла. Үзләрендә бу вирус бармы яки юкмы икәнлеген аңламый. Шуңа күрә кешеләрнең бер өлеше мәгълүматларга игътибар итмәскә тырыша, ә икенчеләре, киресенчә, аңа артык ышана. Бу газапларның нигезе дә", - дип билгеләп үтә спикер.

6. Паникага бирелүләр. Соңгы вакытта паникалы һөҗүмнәрдән җәфа чигүчеләр саны артты. Паникалы һөҗүм - артык борчылу белән бәйле җитди киеренкелек. Шул ук вакытта бу чирдән инде күптәннән җәфа чигүче кешеләрдән дәгъвалар саны артмый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: