Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Лалә язын чәчәк атсын дисәң….

Лалә чәчәкләрен утырту өчен иң элек кояшлы, ачык урынны сайлап алырга кирәк. Урыны язын-көзен су җыелып тормаслык булырга тиеш, юкса суганчалары череячәк. Утыртырга ике атна кала, туфракка компост яки черемә, минераль ашлама кертеп, 25–30 см тирәнлектә казыйбыз.

Лалә суганчаларын туфрак температурасы 7–10 градуска кадәр төшкәч 10 см тирәнлектә утыртырга кирәк. Сентябрь ахыры – октябрь башына туры килә бу. Суыклар башланганчы, суганчалар тамырланып калырга тиеш. Моның өчен 20–30 көн вакыт кирәк. Соңарып утыртылган суганча, ныклап тамырланырга өлгермәве сәбәпле, начар кышлый, язын начар үсә һәм соңрак чәчәк ата. Алдан утыртып куюдан да мәгънә юк –вакытыннан алда үсеп чыгып, кырауга эләгергә мөмкин.

Реклама

Утыртканчы, суганчаларны «Фитоспорин» кебек фунгицид белән эшкәртү әйбәт. Утыртуның тирәнлегенә килсәк, ул суганча зурлыгына бәйле. Вак суганчаларны – 7–8 см, эреләрен 12–15 см тирәнлектә утырталар. Әмма, утыртканда, туфракның составын да исәпкә алырга кирәк: җиңел туфракта суганчалар нормадан 2–3 сантиметрга тирәнрәк, авыр туфракта – 2-3 сантиметрга саерак утыртыла. Суганчалар арасындагы ераклык исә аларның зурлыгына бәйле. Эреләре – 8–10, ваклары 5–7 сантиметр ара калдырып утыртыла. Суыклар башлангач, чәчәк түтәлен торф, компост, корыган яфраклар, агач чүбе кебек мүлчә белән каплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев