Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Майда бакчачы мәшәкатьләре бик күп, алар барсын бик хуп!

Май ае – һәр бакчачы өчен иң җаваплы чор. Чөнки җәен һәм көзен җыелып алыначак уңыш та, бакчаның бар яме дә тиешле эшләрнең тиешле вакытында башкарылуыннан тора.

Май ае – һәр бакчачы өчен иң җаваплы чор. Чөнки җәен һәм көзен җыелып алыначак уңыш та, бакчаның бар яме дә тиешле эшләрнең тиешле вакытында башкарылуыннан тора.

   Бакчада зур җыештыру үткәрегез: бар чүп-чар җыеп читкә чыгарыгыз, тирә-якны тәртипкә китерегез. Теплица, парникларны, аларның пыялаларын юыгыз. Көрәк-тырма һ.б. кирәк-яракны тәртипкә китерергә вакыт: аларны актив куллану чоры – борын төбендә генә!

                                          Җирне тукландыру

*Туфракны гел йомшартып, чүп үләннәреннән арындырып торыгыз, аларга орлыкланырга юл куймагыз.

* Җимеш агачлары, куаклар, , күпьеллык чәчәкләрнең төпләрен мүлчәләргә кирәк. Моны яңа компост, черемә, яхшы бакча туфрагы белән эшләргә мөмкин. Мүлчә туфрак составын яхшырта һәм яхшы ашлама булып тора, анда үсемлекләргә кирәкле барлык матдәләр дә диярлек бар.

*Майда бакчада очрый торган чирләр һәм төрле корткычлар белән көрәш алып бару мөһим. Җимеш агачлары һәм куакларын химик препаратлар белән соңгы чиктә генә эшкәртергә киңәш ителә. Агачлар чәчәк аткан вакытта, бал кортларын харап итмәү өчен, ядохимикатларны кулланмаска тырышыгыз.

* Гомүмән, бакчада үскән җиләк-җимеш агач һәм куакларын зарарсызландырыр өчен ылыслылар, тузганак, тырнакгөл, сарымсак, горчица һ.б. төнәтмәләреннән файдаланыгыз. Куерган бакча өчен болар иң яхшы көрәш чаралары.

 

                                Чәчәргә соңга калма!

   Бу ай – яшелчәләр һәм төрле декоратив культураларны туфракка утырту чоры.  Орлыкларны җир әле дымлы чакта ук утыртып калырга тырышырга кирәк. Бәлки, кемнеңдер май бәйрәмнәренә инде редис, кузгалак, яшел салат, укроп, суганы да өлгергәндер. Ләкин... май аенда салкыннарның кире әйләнеп кайту мөмкинлеге турында һич тә онытырга ярамый. Әнә шул салкыннар үткәннән соң гына барсын да туфракка чәчәргә мөмкин дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев