МЕНӘ ДИГӘН ҖАЙ: Май бәйрәмнәрендә бакчаларны тәртипләп куйыйк!

Май – елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай. Бу айда иң элек апрельдә башланган эшләрне төгәлләргә кирәк. Ай башында кишәрлекләрдә дым каплатуны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, иртә өлгерешле культуралар чәчүне, бигрәк тә ак башлы, чәчәк, пекин кәбестәләрен һәм кольраби утыртуны төгәллиләр, иртә өлгерешле бәрәңге утырталар.
Майның беренче көннәрендә үк бакча җиләген (әгәр дә ул яшелчә бакчасында үстерелгән булса) туфрагы белән бергә күчереп утыртырга мөмкин, болай эшләгәндә, ул быел ук җиләк тә бирәчәк.
Кырау төшүе көтелгәндә, бакча җиләге түтәлләрен һәм кырауга чыдамсызрак башка төр культураларның өстен камыш яки пленкалар белән каплыйлар.
Шул ук вакытта май башында ачык грунтка утырту өчен кавын, карбыз, ташкабак орлыкларын туклыклы кубик яисә стаканнарга чәчәләр.
Майның башында салкын рассадникларга чәчкен (рассада) алу өчен кәбестәнең уртача өлгерешле сортларын (Слава, Осенняя Грибовская һ.б.) чәчәләр.
Майның беренче ункөнлегендә помидорны парникларга һәм пленкалы каркасларга күчереп утыртуны төгәллиләр.
Майның икенче яртысында кәбестәнең соң өлгерешле сортларына (Подарок, җирле Клыков) туфрак әзерлиләр.
Инде үсеп килә торган культураларның рәт араларын йомшарталар, тамыразыкларның (кишер, чөгендер һ.б.) шытымнарын сирәклиләр, иртә өлгерешле яшелчә культураларын органик һәм минераль ашламалар белән тукландыралар. Бәрәңгене тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканда тырмалыйлар. Төрле борчаларга, кәбестә, суган һәм чөгендер чебеннәренә каршы бу корткыч бөҗәкләр зарарлый торган үсемлекләрне үлән төнәтмәләре, химик препаратлар белән эшкәртәләр.
Батун суган, күп яруслы суган, редис, рәваҗ, салат һәм шпинатның тәүге уңышларын җыеп алалар. Беренче тапкыр уңышын кисеп алганнан соң күпьеллык суган, рәваҗ һ. б. яшелчә культураларын тукландыралар, рәт араларын эшкәртәләр.
Әгәр дә май ае коры торса, яшелчә культураларын, туфрак җилләгән саен, берничә тапкыр сугарырга туры килә, бигрәк тә кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. культуралар сугаруга таләпчән. Әгәр дә бакча җиләге кишәрлекләрендә корып коелган бутоннар күрсәгез (аларны кура, бакча җиләге коңгызлары зарарлый), җыеп алып яндырыгыз яисә кайнар суга салыгыз.
Майның икенче яртысы — җылы яратучы культураларга (кыяр, помидор, карбыз, кавын, кабак, ташкабак һ.б.) туфрак әзерләү вакыты (туфракны эшкәртәләр, ашлыйлар, тигезлиләр). Шушы ук вакытта кыяр чәчәргә яисә рассадаларын ачык грунтка (пленка астына) күчереп утыртырга, ә 25 майдан соң помидор рассадаларын шулай ук ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин.
Майда шулай ук теплицалардагы кыяр һәм помидорларны карап үстерү мәшәкатьләренең бөтен комплексын башкаралар. Кояш белән җылытыла торган пленкалы язгы теплицаларда май урталарына кадәр кыяр, помидор рассадаларын утыртуны төгәллиләр.
Парникларда исә рассада һәм барлык башка яшелчәләрне карап үстерүне дәвам итәләр.
Икенче рам әйләнешенә әзерләнгән парникларга кыяр һәм помидор күчереп утырталар.Ачык грунтка утырту өчен соң өлгерешле кәбестәнең һәм помидор рассадаларын сайлап алалар.
Саламнан эшләнгән матларны һәм җылыту өчен әзерләнгән башка япмаларны киптерәләр һәм кыек асларына яки сарайларга җыеп куялар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 июнь 2022 - 14:30С 1 июля начнет функционировать Федеральная государственная информационная система прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно») С 1 июля начнется регистрация в Федеральной государственной информационной системе прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна (ФГИС «Зерно»).13200
-
27 июнь 2022 - 13:03Приглашаем на службу граждан РФ в органы внутренних дел! Граждан Российской Федерации в возрасте от 18 до 40 лет имеющих:6100
-
27 июнь 2022 - 11:21АО «Транснефть – Прикамье» подключило магистральные насосные агрегаты после замены на двух НПС Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» выполнили подключение двух новых магистральных насосных агрегатов (МНА) на нефтеперекачивающих станциях «Ковали» и «Тиньговатово» в республиках Татарстан и Чувашия.5700
-
26 июнь 2022 - 13:36Районның спорт җитәкчеләре һәм "БлагоДарение" хәйрия фонды директоры Фәрит Салихов республикакүләм шахмат ярышы җиңүчеләрен котлады Республикабызның 12 район һәм кече шәһәрләреннән килгән 112 яшь шахматчы 4 көн дәвамында шәхси беренчелек өчен көч сынашты. Актаныш спортчылары матур уеннар күрсәтеп районыбыз данын яклады.27701
-
26 июнь 2022 - 10:10Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек» Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.36401
-
23 июнь 2022 - 10:49У налогоплательщиков есть возможность получать актуальную информацию об уплате налогов по электронной почте или в смс-сообщении Налогоплательщики могут получать информацию о выполнении налоговых обязательств по электронной почте или в смс-сообщениях. Для этого достаточно направить согласие на информирование о наличии задолженности по форме, утвержденной приказом ФНС России от 06.07.2020 № ЕД-7-8/423@.31400
-
23 июнь 2022 - 08:53РЕШЕНИЕ Об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год Заслушав и обсудив доклад председателя финансово-бюджетной палаты Актанышского муниципального района К.Р. Каюмовой об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 2021 год, Совет Актанышского муниципального района РЕШИЛ:23100
-
22 июнь 2022 - 15:07Акционерное общество «Транснефть – Прикамье» повышает надежность производственных объектов АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Кировской области, в которых были задействованы 210 человек и 75 единиц техники. Работы проводились в соответствии с программой технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта.23400
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!216000
-
22 июнь 2022 - 13:36Нефтепроводчики приняли участие в фестивале «Военные игры «Элбэдэн» В преддверии очередной годовщины начала Великой Отечественной войны в Пестречинском районе Татарстана прошел IV Всероссийский фестиваль исторической реконструкции «Военные игры «Элбэдэн», в котором наряду с реконструкторами из разных регионов страны по традиции приняли участие работники АО «Транснефть – Прикамье».17400
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
27 июнь 2022 - 15:48Не забудьте о сроках уплаты налога при патентной системе налогообложенияПредприниматели Республики Татарстан при ведении собственного бизнеса все чаще применяют патентную систему налогообложения.6600
-
27 июнь 2022 - 15:21"Башак", "Нигез", "Чишмә" хуҗалыгы һәм "Актаныш" агрофирмасы бер сыерга савылган сөт күләме буенча лидерлар рәтендәРайоныбыз хуҗалыклары сөт җитештерүдә алга куелган планны уңышлы үти.14600
-
27 июнь 2022 - 15:02Тагылмалы квадроцикл капланып өлкән яшьтәге пассажир өстенә менгәнПрицеплы квадроцикл йөртүче тауга менә алмыйча артка тәгәрәгән һәм әйләнгән. Бәхетсезлек очрагы Тукай районында теркәлгән.21200
-
27 июнь 2022 - 14:46Бәрәңге үстерүчеләр субсидия алачакРусия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан яңа ярдәм чарасы расланды.34000
-
16 июнь 2022 - 08:03В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется электромонтер, з/п от 30 тыс.руб.73500
-
15 июнь 2022 - 07:51“Актанышский агрегатный завод” приглашает на работу В ЗАО “Актанышский агрегатный завод” требуются операторы, наладчики, инженер – технолог, инженер – конструктор.61200
-
7 июнь 2022 - 09:48В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется главный бухгалтер В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется главный бухгалтер123600
-
24 июнь 2022 - 16:00“Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче Фәнзилә Сираеваны хезмәттәшләре аягүрә басып алкышлады Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган медицина хезмәткәрләрен котлау тантанасында районкүләм "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде.73902
-
24 июнь 2022 - 15:42Бүген районыбызның медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.62002
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика