Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Меренгалы рулет: иң җайлы рецепт

Меренгалы рулет әзерләү өчен кирәк була: 5 йомырка агы (170 г); 260 г шикәр пудрасы; 1 чәй кашыгы уксус; 1 чәй кашыгы лимон кислотасы; 20 г кукуруз крахмалы; 300 г эремчекле сыр; 200 г сөт өсте (сливки); 50 г шикәр комы; 200 г җиләк.

Эш барышы:

Йомырка агын савытка салып 3-4 минут блендер белән болгатабыз. 
Йомырка агы күбекләнә башлагач, савытка акрын гына шикәр пудрасын һәм лимон кислотасын салабыз.
Туглауны дәвам итәбез. Бераз соңрак уксус кушабыз.
Әлеге кушылманы блендер белән 8–10 минут туглыйбыз. Бу вакытка ул шактый куера.
Иң соңыннан кукуруз крахмалы кушып, тагын 2-3 минут туглап алабыз. Рулетның нигезе – меренга шуның белән әзер. 
Хәзер аны пергамент кәгазь  җәелгән противеньга 1,5–2 см калынлыгында тигезләп җәябез. (Өслекнең тигез булуы бик мөһим!)
Өстенә вакланган чикләвек сибәбез. (Чикләвекне теләгән кеше генә куллана ала, рецептта аның булу-булмавы мөһим түгел.)
160 градуска кадәр җылытылган духовкага 30 минутка куябыз. Ул арада эчлек өчен крем ясый торабыз.
Крем 
Эремчекле йомшак сырны  таралып китсен өчен башта үзен генә 1-2 минут, аннары шикәр пудрасы, соңрак сөт өсте кушып, 5-6 минут блендер белән туглыйбыз. (Шикәр пудрасы һәркемнең баллыны ничек яратуына карап кушыла.)

Ярты сәгатьтән духовкадагы меренганы алабыз һәм җайлап кына тактага күчереп суынганын көтәбез. 
Суына төшкәч, меренганың астын өскә әйләндерәбез. Чикләвекле ягы тышка карап калсын өчен шулай эшләү кирәк.
Рулетыбыз хуш исле булсын өчен, өслеккә аз гына җиләк кайнатмасын ягып чыгабыз. 
Өстенә рәсемдә күренгәнчә крем ягабыз. (Кашык белән ягарга да ярый.) Крем өстенә берничә буй җиләк яки җиләк кайнатмасын салабыз.
Рулетны төрү – иң җаваплы мизгел. Тиз генә, кәгазьне әйләндерә барып төрергә кирәк. Рулет әзер булгач, аның өстен үзебез теләгәнчә бизибез һәм 50–60 минутка суыткычка куябыз.
Меренгалы рулет тәмле булсын!  
 

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/desert/merengaly-rulet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев