Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Мунча дәвалый

Зирек миллеге нидән дәвалый?

                                             Авырткан буыннарны дәвалау өчен бик күп ысуллар бар, хәтта мунча кереп тә сызланулардан котылырга була. Моның өчен буыннарны каен миллеге белән түгел, ә зирек агачы миллеге белән чабарга кирәк. Ул буыннардагы һәм мускуллардагы авыртуны баса.

                                             Мунчага кергәч, авырткан урынга биш чәй калагы балга өч чәй калагы кәбестә һәм өч чәй калагы чөгендер суты кушып ясалган катнашма сөртәләр. Тирләгәч, аякларны – табаннан өскә, ә кулларны бармактан җилкәгә таба массажларга кирәк. Һәм бу процедурага нибары 10 минут вакыт җитә.

                                             Арытаба башта сөрткән катнашманы тәннән юып төшерәләр. Шул ысулны кулланып, берничә тапкыр мунча керү дә авыртуларны баса, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Киңәш итеп Файдалы киңәшләр