Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Өчпочмагы да өчпочмагы!

Өчпочмакларны шулпа белән дә ашыйлар. Тик шулай да шикәр салынган чәй белән тагын да тәмлерәк була ул!

Камыр ясау өчен: 500 г он, 260 мл сөт, 15 г чүпрә, бер бал кашыгы тоз, 1.5 бал кашыгы шикәр комы, 60 г  ак май, 4 аш кашыгы көнбагыш мае.

Эчлек өчен: 400 г ит, 450 г бәрәңге, бер баш суган, 50 мл тавык шулпасы, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч.

 

Җылымса сөт янына ак май салып, чүпрә кушабыз, шикәр комы, тоз салабыз һәм он иләп, барысын бергә кушып болгатабыз да камыр басабыз. Камыр әзер булгач, аңа дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстәгез. Камырның өстен каплап, бер сәгатькә җылы урынга куябыз. Ул якынча икетапкырга арта.

Реклама

Камыр  кабарганчы, суган, вак кисәкләргә шакмаклап ит һәм бәрәңге турыйбыз. Табага 4 аш кашыгы көнбагыш мае, 50 мл тавык шулпасы салып, шунда эчлекне бергә бутыйбыз, кирәгенчә тоз белән борыч сибәбез һәм барысын бергә болгатабыз.

Камыр кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр тәгәрәтеп, уртасына 80-82 г авырлыгында алдан эшләнгән эчлекне салып чыгабыз. Өч ягыннан тотып, бергә китереп кушабыз да өчпочмаклар ясыйбыз. 150 градуска кадәр кыздырылган духовкада 30-35 минут пешереп алабыз.

Өчпочмакларны шулпа белән дә ашыйлар. Тик шулай да  шикәр салынган чәй белән тагын да  тәмлерәк була ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев