Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

ОРГАНИЗМНЫ ЧИСТАРТУНЫҢ АЛТЫ ЫСУЛЫ

1. СУ ҺӘМ ТОЗ Көнне бер стакан (250 грамм) су эчүдән башлагыз. Су эчкәннән соң тел өстенә бер чеметем йод катыштырылмаган эре тоз салыгыз һәм суырыгыз. Бу процедура 1-2 ай дәвамында башкарыла. Аннан соң 2-4 ай ял итәргә кирәк. Бу ысул, әлбәттә үзләрен яхшы хис иткәннәр өчен. Тозсыз диетада утырганнарга тәкъдим ителми.




2. ЗӘЙТҮН МАЕ.
Ашар алдыннан (ярты сәгать элек) бер аш кашыгы зәйтүн маен куллану сезнең тирегезне шома һәм сәламәт ясар. Зәйтүн мае урынына, аптекаларда сатылган җитен маен кулланырга да була (ул, әлбәттә, ачырак). Бер ай май кулланганнан соң бер ай ял итү сорала.
Майны көненә өч тапкыр эчү мөмкинлеге булмаса, аны иртән бер тапкыр эчү дә бавырыгыз эшчәнлеген күпкә җиңеләйтер.

Организмдагы иң мөһим фильтр — бөерләр. Аларны елына бер булса да чистарту зарур.
3. БӘВЕЛ КУДЫРТУ ЧАРАЛАРЫ
Бөерләрне ничек чистартырга соң? Бу катлаулы эш түгел. Һәр аптекада диярлек бәвел кудыручы чәйләр бар. Моңардан тыш һәр иртә яшелчә-җимеш сутлары эчәргә кирәк. Сутларның чи яшелчә-җимештән сыгылганы кулланыла.
Көзгелектә карбыз ашау бик файдалы. Аның суты – бәвел кудыручы иң көчле чара.

4. АЧ ТОРУ.
Моның өчен, әлбәттә, ихтыяр көче кирәк. Ач торганнан соң авыруның хәле яхшыра, ә инде сәламәт кеше мондый «ураза»дан соң үзендә рухи күтәренкелек һәм тәнендә көч-кодрәт тоя.
Ата-бабалар юкка гына ураза тотмаган. Шәригать кануннары иң тәүдә мөэмин-мөселманның сәламәтлеге хакында кайгырткан.
Ураза — дәва чарасы буларак күптән расланган ысул.

5. ЯШӘРТҮЧЕ ЧАРА.
Бу ысул кешенең күрү сәләтен яхшырта, тән тиресен шомарта, чәчен куеландыра. Кыскасы, күзгә күренеп яшәрәсең!
Моның өчен 200 грамм җитен маена (аптекаларда сатыла) 4 лимон, 3 баш зур булмаган сарымсак, 1 килограмм бал кушыла. Кабыгыннан әрчелгән ике лимонны һәм сарымсакны, 2 лимонны кабыгын әрчемичә иттарткыч аша үткәрәбез.
Кушылманы әйбәтләп болгатабыз һәм, пыяла банкага салып, каплап суыткычка куябыз.
Көненә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала бер агач кашык кабарга кирәк.

6. КАН ТАМЫРЛАРЫН ЧИСТАРТУ
Бер аш кашыгы киптерелгән валериан тамыры белән ике аш кашыгы лаванда яфрагына бер литр ак виноград шәрабы кушыла һәм өч көн буена төнәтелә. Аны болгатып торырга кирәк.
Көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Чара бер ай дәвамында кулланыла. Ике-өч атна ялдан соң дәвалау курсы дәвам иттерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев