Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Орхидея сарымсак ярата

Орхидея еш һәм шаулап чәчәк атсын өчен аны сарымсак белән тукландырырга кирәк икән! Ул чәчәкнең тамыр системасын ныгыта, бактерияләрдән саклый.

Орхидеяга «тәмлүшкә» ясау өчен 5 зур яки 6–7 ваграк теш сарымсак, ике стакан су һәм ярты төймә янтарь кислотасы кирәк.

Янтарь кислотасын җылы суда эретеп, аңа изелгән сарымсак салып, пыяла савытта бер тәүлек тотарга. Аннары әлеге катнашманы зуррак савытта су белән болгатып, анда орхидеяны савыты белән утыртырга кирәк. Шулай ук өстеннән дә бераз сарымсаклы катнашманы сибәргә киңәш ителә. Ике сәгатьтән орхидеялы гөл чүлмәген әлеге катнашмадан алып үз урынына куярга мөмкин. Ә берәр айдан ул сезне чәчәкләре белән куандырыр.

Реклама

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев