Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Өй җыештыра беләсезме?

Беләм, өйрәтәсе юк, дияргә ашыкмагыз...

                       Беләм, өйрәтәсе юк, дияргә ашыкмагыз... Килешәсездер, өй җыештыру кайвакыт хатын-кызның бер сәгатен генә түгел, ә көн буе вакытын алырга мөмкин. Шуннан куркып, кайберәүләр җыештыруны соңгы чиккә кадәр сузарга, һәм, нәтиҗәдә, тузанга “күмелеп” яшәргә мәҗбүр. Бүген өй җыештыру мәшәкатьләренә аерым вакыт бүлмәскә киңәш итәбез. Гомум вакытыгызны дөрес бүлсәгез, барысына да өлгерерсез.

  • Кайвакыт җыештырырга теләк булмый, әмма берәр сәгатьтән кунак киләм дип хәбәр итә. Мондый чакта генераль җыштыру башлый күрмәгез! Кунаклар бит чәй өстәле артында коймак ашап сөйләшеп утырыр өчен килә. Алар сезнең диван астыннан, шкафтан тузан эзләмәсләр. Шуңа күрә беренче чиратта бүлмәнең күзгә ташланган урыныннан тузан сөртергә кирәк. Ванна һәм бәдрәфтә идеаль чисталык булсын. Ишек алдында аяк киемнәре тигез итеп тезелеп торсын. Һәм, әлбәттә, савыт- сабалар ялт иткән булсын. Менә шушы тәртипне булдырырга 15 минут вакыт җитә.
  • Сөйләшкәндә телефонда аралашу да вакытны күп ала. Әмма бүген кесә телефоннарының “койрыгы” юк. Шуңа күрә җәелеп утырып сөйләшмәгез бер кулыгызга трубка тотып, икенчесенә тузан чүпрәге алып, өй буйлап йөреп чыгыгыз. Тузанның кайчан сөртелеп бетүен үзегез дә сизмәссез.
  • “Өч яраткан җыр” ысулы да яхшы. Өйдә бардак булса, музыка куеп, өч яраткан җырыгызны тыңлаган арада тузан сөртегез. Янә өч җыр куеп, табак-савыт юып алыгыз. Җырга кушылып, моңланып алсагыз кәефегез тагын да яхшырыр.
  • Чәй кайнаган арада. Әгәр сызгыра торган чәйнегегез бар икән, аны утка куеп, чәй кайнап чыкканчы аш бүлмәсен тәртипкә китерегез. Болай эшләгәндә, 3- 4 минутта җыештырып, чәй эчәргә ялт иткән өстәл артына утыра аласыз.

                       Реклама башлангач, нишлисез? Аш бүлмәсенә “берәр нәрсә капкаларга” йөгерәсезме? Реклама башлануга өй җыештырып карагыз әле. Башта телевизор торган бүлмәдә тузаннарны сөртегез, аннан башкасына күчегез. Яраткан фильмыгыз тәмамланганчы өегез дә тәртиптә булачак!

             Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев