Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Парафинотерапия нәрсә белән яхшы?

Сыек синтетик балавыз — кыш көне чын-чыннан олы ярдәм.

Бу чара парафинотерапия вакытында кулланыла һәм салкында һәм сезонара проблемалардан кулларны коткара.

Парафинның эрү температурасы кешенең тән температурасына якын. Шуңа күрә ул безгә бик яхшы. Парафин суынгач, ул каты халәткә әверелә. Димәк, дым парга әйләнми, тиредә мөһим майлар — липидлар саклана.

Шулай итеп, парафинотерапия:

  • дерманы дымландыра;
  • аны йомшак, бәрхет итә;
  • тиренең өске, начарланган катлавын алып ташлый;
  • тырнакларын ныгыта һ.б.

Кыскасы, әгәр дә маникюрдан соң матурлык салонында сезгә әлеге процедураны үткәрергә тәкъдим итсәләр, һичшиксез килешегез. Шулай ук парафинотерапия үткәрү өчен йорт приборы сатып алырга мөмкин. 

Сүз уңаеннан, балавыз кулларга гына түгел, аякларга да шактый уңай нәтиҗә бирә. Нәтиҗәне саклап калу өчен атнага 1 процедура җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев