Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Парацетамол куркыныч авыру китереп чыгарырга мөмкин икән

Парацетамолны озак вакыт дәвамында куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм инсультка китерергә мөмкин. Эдинбург университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта “Известия” Circulation журналы мәгълүматларына таянып яза.

Тикшеренүдә кан басымы күтәрелүчән 110 кеше катнашкан. Аларның бер өлешенә ике атна дәвамында көненә дүрт тапкыр – чын парацетамол, икенче өлешенә – плацебо (буш дару) эчерткәннәр. Шул рәвешле галимнәр тикшеренүдә катнашучыларның кан басымы күтәрелүен ачыклаганнар. Аларның исәпләп чыгаруынча, парацетамолны даими куллану йөрәк авырулары килеп чыгу куркынычын 20 процентка арттыра.

Шул ук вакытта, дару эчүне туктаткач, “сынау куяннары”ның кан басымы элеккеге хәленә кайтуы билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев