Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Помидорны үз согында тозлап карадыгызмы?

Бакчада кояш нурларында кызарып пешкән помидорларны нинди рецептлар белән кышка әзерләдегез? Үз согында помидор тозлау буенча сыналган рецепт тәкъдим итәбез.

Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга каты тышлы, ярылмаган, уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз. (1 литрлы банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннан суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз.

Ә ул болай әзерләнә: ныклап пешкән эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндерәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 5 хуш исле борыч, 6 лавр яфрагы, 3 гвоздика, 1 чәй калагы төелгән корица алына. Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген алабыз һәм барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз.

Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буена бик яхшы саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев