Актаныш

Ризык әзерләгәндә нинди хата ясыйбыз?

Ризык пешергәндә иң еш очрый торган хаталар исемлеге бар икән. Укып карагыз әле, бәлки, сез дә аш бүлмәсендә төзәтеп булмаслык хата ясыйсыздыр.

                 Ризык әзерләгәндә хуҗабикәләр:
  1.Соданы аш серкәсе белән  кашыкта килеш сүндерәләр.
 Кашыкка сода салып, өстенә аш серкәсе, йә лимон суын салу нәтиҗәсендә химик реакция башлана. Бүленеп чыккан углекислый газ камырны күтәрергә тиеш. Әлеге процесс камыр эчендә барса, дөрес булыр иде. Ләкин кашыкта күбек барлыкка килү белән, реакция тәмамлана, сода бүтән эшләми. Димәк, соданы да, аш серкәсен дә камырның үзенә аерым салырга кирәк. Ризык пешкән вакытта углекислый газ бүленеп чыгып, бисквит күтәрелергә тиеш. 

  2. Стакан, кашык, чынаяк белән күләм үлчиләр.
 Дөньяның иң танылган кондитерлары бертавыштан бу алымның дөрес булмавын кабатлап тора. Әби-бабайлардан күчеп килгән гадәт буенча «чамалап», «чеметеп» салабыз да, камыр барып чыкмады, дип борчылабыз. Һәркемнең стаканы, чынаягы төрле күләмдә була. Төгәллек өчен махсус үлчәү, йә савыт сатып алыгыз.

  3. Ризык файдалырак булсын өчен, шикәр комын тиешле күләмнән әзрәк салып, сыер маен үсемлек мае белән алыштыралар.
 Сыер сөтен солы сөтенә, сыер маен үсемлек маена алыштырып, шикәр комы күләмен киметеп, камыр әзерләүнең химик процессы бозыла. Май эмульгация өчен җавап бирә, шикәр комы камырның куелыгына йогынты ясый. Камыр ризыгы пешергәндә рецепттан тайпылмаска тырышыгыз.

  4. Һәрвакыт тефлон таба кулланалар.
 Ябыштырмый торган заманча табалар йомырка кыздыру өчен бер дигән. Мондый таба артык кызып китүдән сакланган. Ләкин ит, яшелчәне кыздырып алу өчен мондый таба туры килми. Иң отышлысы – кыздыру өчен чуен таба куллану.

  5. Бөтен итне табада берьюлы кыздыралар.
 Гуляш яисә башка ризык өчен итне пешергәнче (тушить), табада кыздырып алырга кирәк. Ләкин бөтен итне дә берьюлы табага салырга ашыкмагыз. Таба тутырып ит салуга, аның температурасы шул мизгелдә төшә, ит кызыа өлгерми, бөтен сүле чыгып бетә. Итне берничә табалык итеп бүлеп, чиратлап кыздырып алу яхшырак булыр.

  6. Итне зәйтүн маенда кыздыралар.
 Зәйтүн мае таба кызганчы ук төтенли башлый. Мондый май тәмсез дә, сәламәтлек өчен зыянлы да була. Кыздыру өчен зәйтүн маен бөтенләй кулланмагыз. Аны әзер ризыкларга гына салыгыз. 

  7. Шулпаны кызу утта кайнаталар.
 Шулпаны дөрес пешерәсезме? Кайнар утка утыртып, капкачын тулысынча ябып пешергән шулпа тәмле булмый икән. Кисәк кайнап чыккан шулпа каралып та китәчәк. Яхшылап юылган ит кисәкләрен салкын суга салыгыз да, салмак утта пешерегез. Кәстрүл капкачын бераз ачык калдырыгыз. Вакыт-вакыт күбеген җыеп алырга да онытмагыз.  Ит пешеп чыкканда гына тоз салыгыз. 

       Чыганак: Сөембикә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: