Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Салкында өшемәс өчен нишләргә?

Урамда чын кыш хөкем сөрә.

Иң элек урамга чыга калсагыз җылы киенергә кирәк. Өстегезгә составында синтетика булмаган, киже-мамык тукымадан тегелгән киемнәр киегез. Аяк киемегез кыса торган булмасын, киез итекләр кияргә тырышыгыз. Машина көтеп торасыгыз булса, хәрәкәтләнергә кирәк. Салкын һава энергияне күп ала, шунлыктан яхшылап туклану мөһим. Кемдер ит ашаса туңмый, ә кемгәдер яшелчә-җиләк җимеш, итсез ризыклар да җитә, монысы организмның үз үзенчәлеге. Ач килеш урамга чыкмау яхшы.

Иммунитетыгызны саклыйсыгыз килсә, суыкта диета сакламаска тырышыгыз. Урамнан өйгә кергәч, кызыл борыч салып, җылы чәй эчү яхшы. Суган белән сарымсак турында да онытмагыз. Туңдырган җиләк-җимешләр ашарга мөмкин, тик аларны ашагач кабат суыкка чыкмаска кирәк. Өшегән очракта, туңган кешене җылытырга кирәк.

Гадәттә хатын-кызлар, балалар өшүчән була. Аяк бармаклары, кул бармаклары, бит, колак өши. Хатын-кызларга кыш көне биткә дымландыра торган крем сөртмәскә кирәк, ул тиз өшетә. Суыктан өйгә кергәч, суык киемнәрне салып, җылы киемнәр кияргә һәм күпмедер вакыт үткәч, кызарып, зәңгәрсу төстә кабарып, күпереп чыккан урыннарга игътибар итәргә кирәк. Аларны өреп җылытырга, аннан соң чиста йомшак тукыма беләнкапларга мөмкин. Бу җиңелчә өшегәндә. Каты булса, табибка мөрәҗәгать итегергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Биткэ каз мае сортеп чыгаралар иде безне бэлэкэй чакта