Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сарымсакның кыяклары нидән саргая?

Сорауга авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:

— Сарымсакның кыяклары азот җитмәгәнгә саргая. 10 литр суда 1 аш кашыгы аммиак селитрасы эретеп, шуны 2 квадрат метр җиргә тигез итеп лейка белән сибәргә кирәк. Җирдән тишелеп чыкканда, сарымсак әле утырткан орлыктан (тырнактан) туклана. Ә менә анда туклыклы матдәләр беткәч, азот кирәк. Хәзер сарымсак үсә башлады, ә туфрактагы микроорганизмнар, җир салкын булгач, уянмаган. Алар җирдәге органик азотны үсемлекләр үзләштерә алырлык хәлгә җиткереп тарката алмый.

Бакчада койма буйларында кар ятканда ук сарымсак түтәленә азотлы ашлама сибеп куйсак, тырнакта “аш” бетүгә, аны без биргән азот көтеп тора. Мин бик иртә язда 2 квадрат метр мәйданга коры килеш кенә 1 аш кашыгы ашлама сиптем. Ул вакытта җир бик юеш иде. Ә хәзер артыннан ук су сибәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев