Актаныш

Суганнар да язны сизә

Яз якынлашуын суганнар да тоя башлады. Бигрәк тә көздән орлыкка хәзерләнгәннәре. Җир өлгергәнче аларның “уянуын” тоткарлап буламы? “Күзләрен ача” башлаганнары белән нишләргә?

          Авылда күпләп суган үстерүчеләр, гадәттә, утыртыласы орлык суганын җылы бүлмә шартларында саклый. Әлбәттә, мондый алымны хупламаучылар да бар. Әмма гомер бакый авылда ул иң ышанычлы һәм сыналган юл булып кала.
Игътибар итсәгез, авылда хуҗабикәләр вак суган орлыгын ефәк оек эченә тутырып, аш-су бүлмәсе стенасына элә, я кәгазь тартмаларга салып, суыткыч өстенә куя. Ни өчен аш-су бүлмәсенә, дигән сорауның да җавабы гади. Биредә йортның башка бүлмәләре белән чагыштырганда күпкә җылырак. Әмма шуны онытмагыз: яшь суганның сакланышы өчен җылылык 18-20 градустан артмаска тиеш. Тулышкан яхшы сыйфатлысы да, артык бәләкәйләре дә мондый шартларда яхшы саклана, ди белгечләр. Дымлылык бик түбән булганлыктан, һәртөрле вак корткычлар ияләшер дип тә борчыласы юк. Көздән яшеренеп калган булсалар да, язга кадәр алар юкка чыгачак.

 

            Онытмагыз: ягып җылытылган өйдә, бүлмәдә һава дымлылыгын контрольдә тоту мәҗбүри түгел. Ул берничек тә суган үсентеләренә “баш күтәрер”лек дәрәҗәгә җитми.
               Араларында череп кипкәннәре өчен дә борчылырга урын юк. Аларны берәмләп аерып алырга да була, тотынмасагыз, язга кадәр андыйлары мумиягә әйләнәчәк.
              Фатирыгызда артык җылы һәм коры булганда, суган орлыгын ничек сакларга? Мондый очракта белгечләр чәчү материалын, кәгазь пакетка тутырып, суыткычка куярга киңәш итә. Шәхси йортларда яшәүче­ләрнең базы бар икән – проблема җиңел хәл ителәчәк. Баздагы һава температурасы 0 +4 градус тирәсе булса яхшы.
Шунысы бар: базда саклыйсыз икән, һәр ике атна саен суган орлыгы сакланышын кул белән тикшереп чыгарга кирәк. Күгәрек булмасын өчен аларны бутап торырга да була. Гадәттәгедән салкынрак шартларда сакланган суган орлыгы сабак җибәрмәсен, дисәгез, утыртырга ике атна кала, аны баздан чыгарып, батарея янында бераз җылыда тотарга киңәш ителә. Базда кышлаган суганны утыртканда бу шартның мотлак үтәлүе зарур.
Трипс дигән бөҗәк үзе суганны яратмый, әмма кышын аңа тукланырга башка ризык юк. Шуның өчен дә ул көздән үк суган кабыгы арасына, яки яшелчә саклагычларда җылы оя корып калдырырга тырыша. Аларны суганны бер-ике кат кабыгыннан арындырып табарга була. Әгәр кара сызыклар күрәсез икән, димәк, трипс эз калдырган дигән сүз.
Бәхеткә, алар — тумыштан ук бик нәфис бөҗәкләр, хәтта аракы парына да үләләр. Билгеле, аның өчен спиртлы эчемлек куллану таләп ителми. Ышанычлы һәм гади ысулы бар: өч литрлы банкага суган орлыгын һәм алкоголь сеңдерелгән марля салып, өстен пластик капкач белән каплап куярга кирәк.
Суган орлыгын мондый шартларда бер көннән дә артык тотарга ярамый, чөнки аның тончыгуы ихтимал. Корткыч бөҗәкләрнең берсе дә исән калмаячак.
Суганның да кояшка үрелеп үсәсе килә. Хәтта караңгыда да. Сабак җибәргәннәрен чүп савытына ташларга ашыкмагыз. Тәрәзә төбендәге сулы савытка утыртсагыз, ул берничә атна яшел витамин буларак “сыйлар”. Савытка бераз туфрак та салырга була. Бәләкәй генә яшь кыяк җибәргәннәрен орлык рәвешендә түтәлгә утырту файдасыз. Тәрәзә төбенә, яктыга куелганнарын да бер-берсенә терәп, тыгыз итеп утырталар.
Берничә атнадан кар да эреп бетәр. Җир өлгерә башлар. Суган утырту вакыты җитәр. Махсус ки­бетләрдән яисә базардан сатып алганда, иң башта орлык суганын кул белән йомшак кына кысып, иснәп карарга кирәклеген дә истән чыгармагыз. Натураль суган исе бөркелеп торырга тиеш. Аз гына булса да черек исен тойсагыз – алмагыз! Сатып алганнан соң да, кайткач, суганнарны берәмләп тикшереп чыгу яхшы. Тоткач ук аларның йомшак булуын яисә башка төскә керүен күрәсез икән – андыйларын утыртырга киңәш ителми. Бу эшне иренмичә башкарырга кирәк, чөнки, черек авыруы суганнан суганга бик тиз йогучан һәм аның, көзге уңышка кадәр сакланып, кышкылыкка да керүе ихтимал.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: