Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сугым чоры башланды: Карта чистарту буенча ЛАЙФХАК

Кемнәрдер хайванның эчәге, карталарын ташласалар, кайберәүләр алардан тәмле ризыклар әзерли. Ташлауның да сәбәбе шул: чистартуы шактый мәшәкатьле бит.

Халык телендә «түбәтәй», «кырык карта» дип йөртелүче хайван эчлекләрен бик ансат кына да чистартып була икән.

Карта чистарту буенча лайфхак белән Зөлфия Гыйлемҗанова бүлеште.

– Карда таптап, чайкап алганнан «кырык карта» белән «түбәтәй»гә ике-өч уч тирәсе сода белән тоз салып берәр сәгать тотарга. Шулай иткәннән соң аның кырыла торган өлеше сыпырылып кына төшәчәк, ә үзе ап-ак булып калачак.

Шулай ук картага  9 процентлы уксус салып тоткан очракта да бик тиз чистарачак.

 

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев