Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сыйфатлы майонез сайлыйбыз

Алда безне Яңа ел бәйрәме көтә. Уңган хуҗабикәләр төрле салатлар ясаячак. Аларны ясаганда күпләр майонез сала. Ә сыйфатлы майонез нинди була?

  • Магазиннарда майонезның ниндие генә юк! Аны сатып алганда түбәндәгеләргә игътибар итегез: «чын» майонез алыгыз. Ул югары калорияле, майлы, кыйммәтле була. Үсемлек мае кимендә 67 процент булырга тиеш. Майонезның тышында ГОСТ билгесе булуы шарт.
  • Составында иң башта үсемлек мае, йомырка сарысы (яхшы майонез йомырка сарысыннан яисә оныннан ясала) күрсәтелсә, димәк ул — чын майонез.
  • Шулай ук сыйфатлы майонезга горчица оны кушыла. Ясалмасы хуш исле горчица белән генә була.
  • Майонез катлы сымак күренсә, аңа су күп кушылган, мае аз.
  • Тагы шунысы: майонез күкселләнә башласа, крахмалы күп, дигән сүз. Андыйны кулланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев