Актаныш

Табиб-остеопат: «Бөтен авыруларның сәбәбе – аркада»

Табиб-остеопат: «Бөтен авыруларның сәбәбе – аркада» Ютазы районына сәфәргә баргач, Урыссу бистәсендә күп авыруларга файдасы тигән, кулы шифалы табиб яши, дигәч, аның үзен күреп, танышып чыгарга булдык. Татарстанның атказанган табибы, мануаль терапевт Ленар Хәлиуллин белән аның эш урынында очраштык. Вакыты тыгыз булса да, безнең белән сөйләшергә җай тапты.

           Республиканың көнчыгыш районнарында яшәүчеләр өчен яхшы таныш, тәҗрибәле табиб 1979 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Шуннан соң бер ел Лениногорск районының Шөгер авылында эшләгән дә туган авылы Бәйрәкәгә кайтып төпләнгән. Шушы авыл кызы белән гаилә корган. Авылда ук зур булмаса да, уңайлы, матур гына хастаханә салып, халыкка ярдәм иткәннәр.

Әйтергә кирәк, Ленар әфәнденең хатыны да, балалары да – табиблар. Авыл хастаханәсендә дә ирле-хатынлы эшләгәннәр. Хатыны – терапевт, үзе – хирург, уллары – стоматолог, кызлары – УЗИдан караучы табибә. Ленар Хәлиуллинны, 15 ел буе авылда баш табиб, хирург булып эшләгәч, Урыссудагы хастаханәгә баш табиб итеп билгелиләр. Ул эшләгән елларда биредә тагын бер хастаханә сафка бастырыла. 1991 елда медицинаның яңа юнәлеше – остеопатия, мануаль терапия белән кызыксына башлый. Инде менә соңгы ун елда бары тик шушы юнәлеш буенча гына эшли. Шуңа күрә дә сорауларыбыз әлеге юнәлешкә кагылышлы булды.

– Ленар Әкрәмович, остеопатиянең төп нигезе нәрсәдә?

– Остеопат – авыруларны дару белән түгел, кул белән дәвалый торган табиб. Баш, муен, арка, кул авыртуларын, буыннарны дәвалый. Җәрәхәт алганнан соң да миңа киләләр. Соңгы елларда арка авыртулары ешайды. Авырулар монда килеп, шифа таба. Бу вакытта мин иң беренче эш итеп умыртка баганасына игътибар итәм, чөнки ул аз хәрәкәтләнә. Кешенең бөтен авыруы – аркасында. Остеопат кысылып торган урыннарны кузгатып җибәрә. Умырткалык – ул йөрәк шикелле үк үзе аерым орган. Аңа сөяк дип кенә карау дөрес түгел. Шуңа дөрес дәва гына таба белергә кирәк. Кешенең еллар буе баш, йөрәк авыртуының да сәбәбе әнә шунда булырга мөмкин.

– Кеше үзен формада тотар өчен нинди күнекмәләр эшләргә тиеш?

– Дөрес итеп утырырга кирәк. Умырткалыкка иң күп көч утырган вакытта килә. Артык йомшакка утырырга ярамый. Күп кенә офисларда артлы креслоларда утыралар. Бу – иң начар әйбер. Иң яхшысы – каты, артсыз урындыкка утыру. Утыру гына түгел, дөрес итеп йөрергә дә кирәк. Ашыгып, кабаланып, зур атлап йөрүгә караганда ипләп кенә, вак-вак итеп атлап йөрү күпкә яхшырак. Яссы табанлы аяк киемнәре кию дә яхшы түгел. Аның бераз үкчәсе булырга тиеш, ләкин ул уңайлы булсын. Кулны кесәгә тыгып йөрү дә, өс киеменең капюшонын кию дә яхшы түгел.

– Соңгы елларда нинди авырулар аеруча артты?

– Умыртка баганасындагы дискларда бүсер (грыжа) бик күп. Элек өлкәннәр авыруы гына иде ул. Хәзер яшьләрдә күп очрый. Хәтта 6 яшьлек балаларда да бар, чөнки кальций җитешми, ул дөрес үзләштерелми. Ә ул күп вакыт ашауга бәйле. Кальций дөрес үзләштерелсен өчен балык мае эчәргә кирәк. Без кечкенә вакытта әниләр бер аш кашыгы балык мае каптыра иде. Менә шуның файдасы зур булган. Хәзер дә балаларга витаминнар эчерү модада, ләкин барыбер балык мае җитәрлек күләмдә бирелми. Хәрәкәтләнү дә аз. Моннан тыш, умыртка баганасы, дисклар өчен сикерү бик зыянлы. Ни өчен бу авыру зур йөк машиналарын йөртүчеләрдә еш очрый? Чөнки алар кабинадан сикереп төшә. Әти-әниләр урынында булсам, балаларын батуттан да сикерттермәс идем. Скакалка белән сикерүне дә файдалы дип әйтеп булмый. Умыртка баганасы әйберне дөрес итеп күтәрмәгәнлектән дә зыян күрергә мөмкин. Бигрәк тә капчык, тартма яки кешене күтәрергә туры килсә. Күтәргән очракта да тоткычы булган һәм авырлыгы 5 килограммнан артмаган сумкаларны гына күтәрергә кирәк. Авырулар килеп чыгуына дөрес итеп йокламау да йогынты ясый. Ян белән һәм аркада йоклау – иң дөресе. Йоклый торган урын катырак булса яхшы. Шулай ук арканы бик каты җылытырга да ярамый. Ниндидер мазьларны чамадан тыш күп сөртүнең, мунчада артык кыздыруның нәтиҗәсе еллар узгач килеп чыгарга мөмкин. Кайбер медицина оешмалары умыртка баганасын тарттырып дәвалый. Мин аны шулай ук хупламыйм.

– Бала туганда алынган җәрәхәтләрне өлкән яшьтә дәвалап буламы?

– Була. Бары тик яхшы табибка гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без, табиблар, моңа кадәр булган авыруларның да елдан-ел катлаулануын күрәбез. Элек күпчелек авыруны дәвалар өчен бер сеанс җитә иде. Хәзер авыруны аякка бастырыр өчен 5–10 сеанс кирәк. Чөнки, беренчедән, кешеләр белгечкә авыру азгач кына мөрәҗәгать итә. Икенчедән, белмичә, үзлегеннән өйрәнеп дәвалаучылар саны артты. Шуңа күрә табибның лицензиясе бармы-юкмы – иң элек шуны сорагыз. Массаж ясатуга да сак карар идем. Теләсә кем массаж ясарга тиеш түгел.

– Хиджама, сөлек салдыруга ничек карыйсыз?

– Мин аларга каршы түгел. Хиджаманы энәләр белән дәвалау дип тә әйтеп була. Аның төп үзенчәлеге кан чыгаруда түгел, ә энә белән сызуда. Сөлек шулай ук файдалы.

– Күп авыруларның сәбәпчесе – эмоциональ блоклар, дип әйтәләр. Ул чыннан да шулаймы?

– Шулай. Безнең дәвалау нигезендә дә аларны таратып җибәрү, хәрәкәткә китерү ята. Бил авыртса, муен, күкрәк өлешенә дә зыян килә. Билне дәвалау гына уңай үзгәрешләргә китерми. Барысын да дәваларга кирәк.

Зөһрә Садыйкова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: