Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

ТӘМЛЕ БУЛСЫН: Слива пирогы пешерәбез

Кирәк булачак: он — 1 стакан ( 200мл.); йомырка — 2; акмай — 115 грамм; шикәр — 3/4 стакан; камыр йомшарткыч — 1 калак; тоз — бер чеметем; слива — 12; дарчинлы шикәр — 2 кашык (дарчин – 1 калак, шикәр – 2 кашык).

Барлык ингредиентларны әзерләгәч, мичне 180 градуска җылынырга кабызып куегыз.

Йомшарган акмайны шикәр белән күпертегез. Берәмләп йомырка салыгыз һәм янә күпертегез. Он белән камыр йомшарткычны кушып, камыр ясагыз. Ул йомшак булырга тиеш.

Табага май сөртеп, камырны җәеп салыгыз. Сливаларны уртага бүлеп, төшләрен алыгыз һәм киселгән ягын өскә каратып, камыр өстенә матур итеп тезеп чыгыгыз. Өсләренә дарчинлы шикәр сибегез. 30-40 минут пешерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев