Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Теш табибына барырга 3 сәгать кала дару кулланмаска тырышыгыз

Теш табибы киңәшләренә колак салыгыз!

           Теш борчый башлауга иң элек чәй содасы яки тоз кушылган (1 стаканга 1 балкашык) җылымса су белән авыз эчен яхшылап чайкагыз. Еш кына тешләр арасына кереп калган ризык калдыклары ялкынсынып шешкән теш нервына басым ясый һәм авыртуны тагын да көчәйтә.

Авыз эчен ромашка, эвкалипт, шалфей, бөтнек төнәтмәләре белән чайкауның да файдасы бар.

Аякларыгызны җылыда тотыгыз. Алар туңды исә, сызлау көчәя.

Теш сызлавын басучы түбәндәге препаратлар: ибупрофен, нурофен кебек дарулар һәркемнең өй аптечкасында булырга тиеш. Зурлар өчен 1 төймә ибупрофен, 3 сәгатьтән соң 1 төймә парацетамол, тагын 3 сәгатьтән соң шундый ук эзлеклелектә бу даруларны куллану авыртуны бик тиз баса. Аларны кулланыр алдыннан авыруның яшен, организмының аллергияга каршы торучанлыгын исәпкә алырга кирәк. Ибупрофенны, мәсәлән, ашказаны авыру кешеләргә кулланырга ярамый.

Теш табибына барырга 3 сәгать кала дару кулланмаска тырышыгыз. Бу табибка дөрес диагноз куярга булышачак.
Дару төймәләрен су белән эчеп җибәрегез. Аларны авырткан тешкә куюның файдасы юк. Алай эшләгәндә ялкынсынган тешкә инфекция эләгергә мөмкин.

Табиб күрсәтмәсеннән башка һәртөрле антибиотиклар куллану тыела.

Ялкынсынган тешкә җылыткыч компресслар куярга ярамый. Чөнки җылыту ялкынсынуны көчәйтә. Бу очракта, авырткан яңакка салкын боз кисәге куеп 10-15 минут тоту файдалырак.

Теш дәвалау кабинетында курку хисен киметү өчен тынычландыру чаралары күрергә, пион, валериан төнәтмәләре эчәргә мөмкин.

Теш алдырганчы берәр сәгать алдан парацетамол яки ибупрофен даруын эчеп куйсаң, анестезия уколының тәэсире көчлерәк, дәвамлырак була, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев